Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 43

Февраль

Оглавление

Гыйнвардан февральгә күчтек,

Карлар явып, булды бураннар.

Күп булганга, кадередә юкка,

Карлар белән тулган урамнар.


Кышның төсен, сиздек суык исен,

Тоя алдык салкын җилләрен.

Суыклары, рәхәт булмасада,

Көттек бит без кышның килгәнен.


Яңгырлары булса җәйләрендә,

Кышын буран белән карлары.

Рәсемедәй булып истәлеккә,

Кар өстендә эзләр калганы.


Кар өстеннән генә юлларыда,

Ап ак төстә бөтен матурлык.

Кар юрганы салкын булмаганда,

Күккә карап аунап ятырлык..


Карлы таулар чаңгы, чаналарга,

Шомарылган боздан шугалак.

Кыш көннәре әле дәвам итә,

Калыр өчен тауда шугалап.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх