Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 39

Озын кыска юл

Оглавление

Берәү белми алда ни буласын,

Олы хыялларың булсада..

Өметеңә канат кебек булып,

Тигез юллар алда торсада.


Вак мәшәкать сине абындыра,

Уйламаган җирдә тоткарлый.

Тукталганда, калып исрафта…

Вакыт әйләнеше тукталмый.


Парлашулар белән аңлашулар,

Үзгәртәләр барсын тамырдан.

Яңа бурыч, яңа вәкаләтләр,

Икмәк пешергәндәй камырдан.


Читкә куеп булган хыялларны,

«Кирәк» сүзе боерык шикелле…

Үтеп китеп, шикле сукмакларны,

Олы юлга чыгып җителде.


Анда инде үзе кануннары,

Юл читләре тирән канаулар.

Күп вакытта төркем үзәгендә,

Чакрымнарын бары санаулар.


Кыскамы соң, әллә бик озынмы,

Язмышлары булган юлларың.

Үлчәмнәре аның языладыр,

Гaмәл булып җирдә кылганың.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх