Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28

Кайда сере

Оглавление

Җырның сере кайда, тирәндәме,

Якын гына, әллә өстәме…

Тавыш матурлыгы җырчының,

Алар биргән матур төстәме.


Көендәме, аны җыр итәрлек,

Көе барып ятса күңелгә.

Сакланамы икән онытылмый,

Кичәге жыр әле бүгендә…


Сүзләреме аның асылында,

Шигырь булып җиргә туганнар.

Күпмеләре сүзләр булып калып,

Моңнар белән тулы булганнар.


Җырчы була, җырлар булганда,

Көйләр генә, була алмый җырлар.

Өчеседә кушылганда. гына,

Моң чишмәсен hәр күңел тыңлар.


Берәү тыңлар якын җырчысын,

Икенчеләр җырның моңнарын.

Кемдер тыңлар, табар асылын,

Ни турында җырның булганын.

Нинди хисләр белән тулганын.

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх