Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33
Кар астында
ОглавлениеМенә тагын карлар яуган,
Бер урын юк кар ятмаган…
Сукмакларны без йөрегән,
Ничә еллык кар каплаган.
Кар астында калган эзләр,
Язлар җиткәч эзләнмәгән.
Саклана алып кар астында,
Суынсада, үзгәрмәгән…
Бураннары каплагандай,
Хисләргәдә юллар беткән.
Карлар яуып каплагандай,
Җылысы юктыр… көткән.
Карлар ява, ап ак булып,
Хикмәт кебек ак карларда
Алар белән аралашып,
Хисләр җылы сакланганга.