Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 35
Тупик
ОглавлениеТовар вагонына паровозның
Төягәннәр безне шикелле.
Туктап торабызмы… Барабызмы,
Кайсы якка таба кителде…
Кеше мәшгуль әллә ниләр белән,
Һәр кешенең, башы урында.
Уйламыйда, бәлки уйлый алмый,
Үзе утырган вагон турында.
Уенчыклар бүлеп бирелгәндәй,
Аерыла алмас гаджетлар…
Аралашып, буталышып беткән.
Кара җепләр белән ак җепләр.
Байлар баеый, халык бөлә бара,
Акырынлап мохит үзгәрә.
Дошман диеп ябып куеп була,
Риза булмый әйткән сүзгәдә.
Ябаргада безне кирәк түгел,
Үзебезне, үзебез ябабыз.
Кая барганнарны сорый алмый,
Ябык вагоннарда калабыз.