Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Ядкәрсез

Оглавление

Канатларсыз очу мөмкин түгел,

Я булмаса, тимер канатлар…

Самолетлар канатсызлар өчен,

Кошлар юлын гына кабатлар.


Чишмәләрдә, ага башлар өчен,

Күренмәгән юллар тапканнар.

Шул юллардан озак еллар буе,

Акканнарда, алар акканнар.

Иман нуры тоеп күпме буын,

Кыйбыланы таба алганнар.

Адаштыручылар килгәндә дә,

Үз кыйбыласында калганнар.


Булганнарнын нигә кадере юк,

Бәлки безгә җинел килгәнгә…

Безгә кәдәр тормыш итүчеләр,

Безнең өчен табып биргәнгә.

Зәгыйфлеге кеше күңеленең,

Бердәм булып яши алмавы.

Яшәп китеп әрәм шәрәм итеп,

Ядкәр булып берни калмавы.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх