Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 41
Китү, кайту юллары
ОглавлениеЮллар белән бәйле бөтен гомер,
Юллар кебек алар сузыла…
Кайткан чакта туган якларыңа,
Кабатланып, юллар узыла.
Китү белән, таныш юлларыңны,
Ничә тапкыр кайтып үтүләр.
Ничә тапкыр озатулар булып,
Кайтуларны кабат, көтүләр.
Гомер юлы кабатланмаса да,
Җирдә юллар тормый ябылып.
Ул юлларны онытмаска була,
Яшәмичә мәңге сагынып.
Юлдагылар гына үзгәрәләр,
Юлчылары тора өстәлеп.
Үткәнедә кала, ул юлларда,
Кабатланганнары өстәлеп.
Калмасада үткән эзең юлда,
Юллар шахит синең сәфәргә.
Сирәккенә… кайтып килүеңә…
Кире киткәнеңә шәhәргә…