Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25

Агым кебек

Оглавление

Еллар үтә hаман, ага сулар ага,

Әйтер сүзләр hаман бар әле.

Каян моңы шулай юллар табып ага,

Шул моңнарны тыңлап кал әле.


Ага еллар ага, кайсы якка таба,

Барыр юллар әллә билгеле…

Әллә хәзер генә, соң булсада

Юлдан бара белү килдеме…


Тау ташларда түгел, бары тигезлектә

Хәзер барган минем эзләрем.

Әллә гомер буе, үзем аңламыйча,

Шушы сукмакларны эзләдем…


Офыкларга таба ахры юллар бара,

Якыная ара… якын шикелле…

Моңнар мине шулай озатуы булды,

Әллә инде барып җителде…

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх