Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 29
Бәллүр савыт
ОглавлениеКайсы кыйммәт, бәллур савытмы,
Әллә салган аңа эчемлек…
Шәрәбеме, әллә сәбәбеме,
Андый савытсыз да эчерлек.
Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
Грузин чәе, кытай савыты…
Чәкештерү өчен күп вакытта,
Ишетелсенгә чынлы тавышы.
Күтәрүләр бәллүр савытларны,
Юылмаслык булган кулларда.
Чебен кебек оча ялагайлар,
Мактар өчен кирәк булганда.
Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,
Төшеп китсә, бик тиз уалыр…
Булганыда бик тиз онытылып,
Кеше хәтереннән югалыр.
Кеше күңеле тирән урнашкан,
Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».
Конфет урынында кайвакытта,
Камыр төргән купшы кагәзе.