Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11

Ә акыл кая

Оглавление

Акыл биргән безгә бу язмышта,

Башта булса, никтер күренми.

Тәртип ясап кеше гaмәлендә,

Тормыш белән бергә үрелми.


Кеше башлы, берәү бәхәсләшми,

Ә акылы кая җыелган…

Исраф булып югалмасын өчен,

Тирәнгәме яшереп куелган.


Ул кирәк бит, янда гына булу,

Кирәк чакта киңәш алырга.

Дөрес фикереңә килә алып,

Ялгышлардан котылып калырга.


Ничек кулланасың акылыңны,

Ни икәнен аның белмәсәң.

Хак икәнгә үзең инанмыйча,

Акылым бар диеп йөрмәсәң.

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх