Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7
Саннар
ОглавлениеБуламы соң борчылырга,
Гомерләр диеп кыска…
Озынлыгын кемнәр белә,
Үтмәсен генә бушка.
Озынлыгы күренми шул,
Йомгаклар сүтелмичә.
Сәфәрләрдә була алмый,
Юллары үтелмичә..
Саннар, саннар саныймы,
Киләчәкә юлларны…
Саннар белән язып булыр,
Бары үткән, булганны.
Үтелгәндә, серле сандык,
Ә, үтелмәгәннәре…
Могҗизадай булмый мени
Бердә көтмәгәннәре.
Аңлагандай булам кебек,
Аңламастай булганны.
Әллә барсы аңлау гына,
Гомер инде узганны