Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14
Ялгыз җан
ОглавлениеАлдагыны алдан белмәсәңдә,
Үткәннәрне күреп барасың…
Күпме җаннар җиңел акыл белән,
Уйламыйлар ялгыз каласын.
Ялгызлык ул авыр гына түгел,
Якын кебек упкын читенә…
Моңнар баскан күңел белән бергә
Җан дигәнең, ялгыз ителә.
Җирдә тормыш туктап тора алмый
Уйланырга булмый вакытлар…
Җылы табып була ала мени.
Ялгыз җанга… үткән вакыттан…
Ялгызлык ул югалтулардан соң,
Сыенырга урын калмаса…
Беркем килеп ишек шакымаса,
Дөньялыкта искә алмаса…
Өметсезлек шайтан гәмәлелә,
Сыенырга кирәк Аллаhка…
Җирдә чакта якыная алып,
Мәңгелектә ялгыз калмаска!