Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9

Тегенди

Оглавление

Читтән карап шулайдыр да,

Тегенди… мондый кебек.

Кеше күңелен күрмичә,

Ничек әйтәсең белеп…


Сиңа ошамаганнары,

Сиңа чит булганнары.

Күңелләре ачылмыйча,

Ябылып торганнары…


Сәер кебек яшәгәннәр,

Тормышларда җирдәге.

Көзгедәге кебекме әллә,

Сыйфатларың синдәге.


Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи

Подняться наверх