Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16
Җылы белән якты
ОглавлениеКүңел сорый кебек, күңел…
Шуңа барсын җирдә кыласың.
Булганнары таудай булсада,
Фәкыйрьлектә кебек буласың.
Күңел сорый кирәгендә кебек,
Җитмәгәнне, тыныч булырга.
Хыял әллә аны котыртамы,
Хыял сарайлары «корырга».
Кем туктаган савытлары тулып,
Яңаларын ясап куймыйча…
Мөмкинме соң аны тыңламыйча,
Кеше күңелләре туймыйча.
Нигә кирәк чиксез тырышулар,
Күңелеңне тыныч итмәсә…
Тынычлыгы әллә югаламы,
Җылы белән якты җитмәсә.