Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8
Тыңламаска
ОглавлениеКамил акыл, иман эзләр дигән,
Картайгачтан, олы бер галим.
Вакыт шулай куша ахырысы,
Шуңа иман ягына карыйм.
Күңел безне гелдә әйдәп бара,
Юл күрсәтергә ул омтыла.
Кайвакытта кемне тыңлаптыр,
Күңел бар икәне онытыла.
Күпме уйлар кала күңелләрдә,
Гамәлләргә күчә алмыйча.
Ул бит безне бары чакыручы,
Бездән башка гына бармыйча.
Акыл-китап, гыйлем-күңел кебек,
Ничек аңлап, тотып карыйсың…
Тыңламаска, әллә теләп шулай,
Җавап эзләп күберәк арыйсың.
Тырышкан бит юлын таба ала,
Теләмәгән эзли сәбәбен…
Күңелләрдә әллә керләнәме,
Бозып яшәп тормыш әдәбен.