Читать книгу Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19
Ак томан
ОглавлениеКояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан…
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам…
Сукмагымда, юлларымда,
Күренми. ак томанда…
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.
Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты… торганда…
Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.
Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килмый әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».