Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 13

Тынгысыз каләм
Замандашым турында бер сүз

Оглавление

Юк, илле яшь – кешенең егет вакыты дип алдашырга теләмим. Беләбез: егет вакыт – егерме яшьтәге вакыт…

Вакыт – объектив күренеш, ул кешеләрнең теләгенә карап йөрми, Җир шары әйләнә тора, адәм балаларына ел саен бер яшь өстәлә бара. Кеше туа, яши, картая, үлә – боларның берсе дә безнең кулдагы, кодрәттәге күренеш түгел. Әмма адәм баласының үз кулында, үз ихтыярындагы бер эш бар: тормышыңны, гомереңне ничек корасың! Эш гамәлләрең белән нәрсәгә, нинди максатка хезмәт куясың, көч түгәсең! Гариф Ахуновка илле яшь тула дигән хәбәрне ишеткәч, мин шулар турында уйландым. Болай уйланырга сәбәпләр бар иде.

Без аның белән бер төбәктә туып үстек, авылларыбызның арасында йә күк чәчәкле җитен басуы, йә җилдә бөтерелеп утырган бодай басуы гына иде. Безнең авылдан чыгып басу түбәсендә тәгәрәшеп дулкынланган иген кырын кичсәң, Гарифлар авылы – безнең өчен кечкенәлеге белән мәңгелек сер булып калган алты өйле генә Өчиле авылы күренә иде. Шуның өстенә безнең авылда без бала вакытта ук «Өчиле Ахун» дигән кеше турында сөйлиләр иде, чөнки Өчиле Ахун безнең авыл кызы Бибинур апаның кияве булган икән. Мин авылга кайткан саен, авылдашлар миннән Бибинур апа малае Гарифҗанның хәлен сорашалар, аңа сәлам әйтәләр. Шуларның барысы өстенә язмыш безнең әле тормыш сукмакларыбызны да кушты: 1946–1947 елларда Гариф белән без, бер бүлмәдә яшәп, Арча педучилищесында укыдык, иң соңгы имтиханны тоткан илле укучыдан чыгарылыш кичәсендә тапшырылган тугыз аттестатның берсе Гарифта, берсе миндә, берсе Яхъя Халитовта иде. Укуны җиңеп чыккан, аттестат алган аз санлы җиңүчеләр арасында Гариф Ахуновның аттестаты аеруча кадерле булгандыр дип уйлыйм. Чөнки аның тормыш шартлары безнекеннән дә авыр иде. Авыр вакыт иде, берәүләр, шул авырлыкка чыдый алмыйча, укуларын ташладылар, икенчеләр, укытучының йөрәген бозып, журнал битләренә начар билгеләр тездерделәр. Төшенкелеккә бирелүчеләр булды. Әмма Ахуновның борын салындырып йөргән, зарланган чагын күрмәдек. Аның белән сөйләшкәндә, аралашканда, тамак ачлыгы да, авырлык та онытыла иде, аның тирәсендә тормыш кайный иде. Чөнки Гариф тик торуны, бушка вакыт уздыруны белмәде. Ул гел хәрәкәттә, гел шау-шу эчендә иде, күңел төшенкелегенә бирелергә аның вакыты калмый иде. Ул вакытта кемнең кем буласын шайтан белгәнме! Гариф әдәбиятны ярата, ул фәннән гел «бишле» ала, анысы безгә мәгълүм иде. Усал, җор телле Яхъя Халитов белән дус иде. Алар әдәби темаларга бәхәсләшкәндә, тулай торакның начар ягылган салкын бүлмәләре җылынып киткәндәй, карточкага алган биш йөз грамм ипи бер килога әйләнгәндәй була, дөньялар ямьләнеп китә иде. Аттестат алган шул елны алар бергәләп университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга киттеләр.

Мин флоттан хезмәт срогымны тутырып кайтканда, Гариф инде күтәрелеп килә торган язучы, өметле яшь тәнкыйтьче иде. Аның Федосеевская урамындагы тар бүлмәсен хәтерлим: бердәнбер чөйгә аның кыршылган пальтосын, минем кара шинель белән фуражканы элдек тә идәнгә тәгәрәдек. Гариф миңа үзенең беренче әсәре – «Яшьлек яме» повестеның ничек язылуы турында сөйләде. Соры одеял ябынган тимер карават, какшау аяклы иске өстәл өстенә егерме-утыз блокнотын чәчеп ташлады да повестена материалны, сүзне, геройны каян алганын, ничә еллар җыйганын сөйләде. Озак сөйләде, керосинка өстендә кыздырырга куйган вермишелебез яна башлаган иде. Шунда, әдәбият дөньясыннан бик еракта гомер уздырган кеше буларак, мин уйлап алдым: бу кеше тормышта үзенең юлын тапкан, үзен шуңа багышлаган икән… Чөнки әдәбияттан башка ул берни дә сөйләмәде, зәңгәр төтен чыга башлаган табасын да мин әйткәч кенә читкә алып куйды, аны да аңлап түгел, болай гына…

Ул көннәрдән соң инде егерме елдан артык вакыт үткән икән. Әнә шул егерме ел эчендә Гариф искиткеч күп эшләде, дистәләгән китап чыгарды, йөзләгән мәкалә, очерк язды, халык алдында, зур аудиторияләрдә меңләгән чыгыш ясады. Ике зур роман, телләрдән төшми торган «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» кебек повестьлар язды. Сәхнә белән дус булды, театрларда әсәрләрен куйды, киностудия белән иҗади эш алып барды. Шәп атлый, иҗади яктан нәтиҗәле атлый безнең замандаш. Безгә, сабакташларына, аның белән горурланырга гына кала…

Хәзер Гариф Ахунов – танылган язучы, зур җәмәгать эшлеклесе. Үзәк газеталарны күзәтсәң, Ахунов әле Төмәндә, әле СССР Верховный Советының чираттагы сессиясендә, әле Әлмәттә, әле Свердловскида. Ни арада чыгыш ясый, мәкалә яза, оештыру эшләрендә кайный. Мондый зур, җаваплы эшләр башкарган кешенең, гадәттә, әдәби әсәр язарга вакыты калмый. Гадәттә… Гарифның вакыты анысына да бар, анысына да кала. Без аның белән шәһәрдә дә күрше булып чыктык, шуңа күрә мин аның эш режимын яхшы беләм. Нинди генә җаваплы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итеп йөрмәсен, ничек кенә арып кайтмасын, иртәнге сәгать биштә Ахунов үзенең язу өстәле янында. Иң тыгыз көннәрдә дә иҗат эшенә биш сәгать вакыт – аның беркайчан да, беркем дә боза алмый торган катгый режимы әнә шул. Әдәбият, әдәби әсәр җиңел генә туа, ул ниндидер вакытлы фантазия очышының җимеше дип уйлаучылар ялгыша. Юк, алай түгел, мең мәртәбә алай түгел. Язучының гомере бик кыска, чөнки аның иң кирәкле, иң әһәмиятле эше – һәрвакыт алда торган эш, әлегә язылмаган әсәр. Ахунов әнә шулай вакытының кадерен белә. Һәм бик әһәмиятле бер закончалыкны тагын бер мәртәбә исбат итә: безнең заманда, безнең җәмгыятьтә язучы ялгызак була алмый. Талант алай тумый, алай үсми. Иҗади уңыш бары тик үз талантыңны иҗтимагый мәсьәләләр белән бергә үреп үстергәндә генә килә. Моңа мисал – Гариф Ахуновның бүгенге тормышы һәм иҗади биографиясе.

…Замандашыбыз Гарифның соңгы ике-өч елда зур бер роман язып ятканын беләбез. Ишетүебезгә караганда, ул роман татар хатын-кызларының революциядә катнашуы, революциягә килүе турында икән. Ихтимал, ул аны үзенең илле яшьлек юбилее көнендә редакция өстәленә китереп салырга уйлыйдыр. Әсәрнең эчтәлеген белмәгән көе үк, аванс белән әйтеп куйыйк: бу бик кызыклы, татар совет прозасының фундаменталь әсәрләреннән берсе булыр. Чөнки егет егетлеге – егермедә, ә язучы егетлеге – илледә. Юбилей көнендә Гариф Ахуновтан укучы түземсезлек белән аның яңа әсәрен көтә.

Азат хатын. – 1975. – № 9

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх