Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 26

Тынгысыз каләм
Сабый чакка сәяхәт

Оглавление

Нәкый ага Исәнбәтнең халык иҗаты әсәрләрен туплаган калын-калын томнары бар, әлегә дөньяга чыкмаган, тагын да калынрак томнарны тәшкил итәрлек кулъязмалары, карточкалары бар: боларда да халык әсәрләре тупланган. Әмма мин Нәкый аганың күп китаплары арасында диңгездән бер тамчы гына булып күренгәнен – «Нәниләр шатлана» исемлесен ешрак кулга алам. Шул китапны укып ял итәм. Ник алай, нигә шул китапны кулга аласы килә? Китапның бит эчке ягына «Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип язылган, ә миңа инде илледән артык!

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх