Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 5

Тынгысыз каләм
Ул кабызган утлар

Оглавление

Тинчуриныбыз бар иде…

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…

Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»н куйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:

Без кабызган утлар сүнмәс алар,

Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә… –


дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:

Дусларым, сагынып кайттым…

Дусларым, ерак илләрдән…


Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри-лирик интонация безне әсәртә иде.

– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?

Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:

– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.

Шулай Кәрим Тинчурин дәшми генә безнең күңелләрдә яшәп килде. Безнең хыялларда Тинчурин күләгәсе яшәп килде. Шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек (мин бу урында Тинчуринны шагыйрь дип атыйм – пьесаларындагы барлык җырларны аерым туплап китап итеп чыгарсаң, «шагыйрь Тинчурин» дигән исемне алырга ул һичшиксез лаек булыр иде). Әйе, шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек, дорфа тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл» өчен утызынчы елларда аңа нәрсә генә әйтмәделәр! Имеш, Тинчурин иске авылның гармониясен мактап җырлый… Имеш, драматург авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәтмәгән. Аның күңелен имгәтергә маташкан вульгар социологлар булып уздылар, ул нечкә хисле сизгер шагыйрьне тупас сүзләр белән мәсхәрә итәргә тырышулар булды… Ләкин ул бер-бер артлы әсәрләрен сәхнәгә бирә килде.

Еллар узды. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күрү бәхетенә ирештек. Закир Һади, Габдулла Тукай башлаган эш – татар тормышындагы феодализм калдыгы – ишанчылыкны тәнкыйть итү мәсьәләсе К. Тинчурин тарафыннан сәхнәгә китерелде. Хезмәт халкының җор күңеле, крестьян яшьләренең саф әхлакый сыйфатлары Тинчурин тарафыннан сәхнәдә сурәтләнде. Бер талант яхшы, ике талант бергә эшләсә, алар инде шедевр тудыра. Тинчуринның танылган композитор С. Сәйдәшев белән бергә эшләве һич тә очраклы түгел иде. Әнә шулай бер-бер артлы татар совет әдәбиятының классик әсәрләре дөньяга килде.

«Кандыр буе»ның ничек язылуын Арча районы Казанбаш авылы халкы әле дә искә алып сөйли. «Кызыл Казанбаш» Татарстанда иң беренче колхозларның берсе булган, анда башта коммуна да төзеп караганнар. Тинчурин белән Сәйдәшев бергә әнә шул авылда җәй уздырганнар һәм, Казанбаш халкының ышанып сөйләвенчә, «Кандыр буе» пьесасындагы күп персонажлар Казанбашта әле дә яшиләр икән…

Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.

Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:

Тамбур инәләре көмеш саплы,

Немец илләреннән алынган…


Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.

Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы Шәфи Шамил язучы Тинчурин тарафыннан искиткеч калку фигурага әйләндерелгән. Мәдрәсә каравылчысы самими күңелле, саф әхлаклы Әсир Черкес бу купшы генералдан никадәр югары тора! Кавказлы әсир белән фаэтонда узып барган кавказлы генерал арасында никадәр аерма, никадәр тирән упкын. Шулай… Аристократлар интересы бар, һәм гади халыкның үз юлы, үз ватаны бар – Тинчурин моны сәнгатькярләрчә тотып алган һәм оста тасвирлаган.

Татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр хәрәкәтен бары тик Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы буенча гына белә идек. Тинчуринның «Мәрҗәннәр»ендә бу хәрәкәт – шәкертләрнең урам сугышларында катнашуы, полициягә, патшаның кораллы көчләренә каршы сугышулары – искиткеч җанлы картиналар аша бирелгән. Әйе, бишенче ел революциясе меңләгән татар шәкертләрен үз дулкыннары эченә алды, аларның күзләрен ачты. К. Тинчурин әнә шул меңләгән шәкертнең берсе иде, һәм бишенче ел революциясе белән күзе ачылган егет шул юл белән халыкка хезмәт итүгә килде. «Мәрҗәннәр»дәге төп герой Сөләйман, катлаулы, каршылыклы юлларны узып, революция ягына чыга. Ихтимал, язучы Тинчурин үзе Сөләйманның прототибыдыр. К. Тинчуринның хикәяләрендә революциягә кадәрге татар шәкерте үткән авыр юл төп сызык булып бара.

«Мәрҗәннәр» – К. Тинчуринның язылып бетмәгән әсәреннән бер өзек. Тинчурин дөньядан иртә китте, аның язасы хикәяләре, повестьлары, драма, комедияләре әле күп иде. Ә калдырган мирасы белән ул татар совет культурасы тарихында иң мактаулы кеше булырга лаек. Татар совет әдәбиятында, татар театрында Тинчурин кабызган утлар беркайчан да сүнмәс!

…Тинчуриныбыз бар иде.

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде…

Социалистик Татарстан. – 1967. – 3 сентябрь

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх