Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 20

Тынгысыз каләм
«Уникенче поезд пассажиры»

Оглавление

Моннан ике ел элек «Огонёк» журналында Борис Гусевның шул исемдәге документаль хикәясе басылып чыккан иде. Бөек Толстойның Астапово станциясендә үткәргән соңгы көннәре, соңгы сәгатьләре турындагы бу хикәяне, ихтимал, тәрҗемә итеп газета-журналларда бастырырга кирәк булгандыр. Толстой юбилее уңае белән бу бик тә кызыклы һәм әһәмиятле булыр иде. Толстой исеме татар халкының һәрчак игътибар үзәгендә булган, һәм аның тормышына кагылышлы материаллар һәрчак матбугатта басылып барган.

Толстойның үлеме бөтен Россия халкын тетрәтте. Бу хәбәр татар хезмәт ияләрен дә кайгыга сала. Матбугат органнары Толстой үлгән көннәрдә бу бөек шәхеснең истәлегенә багышлап бик күп мәкалә урнаштыралар. «Бу гасырның хакимнәреннән вә даһиларыннан саналмыш Лев Николаевич граф Толстой, – дип яза «Шура» журналы, – ошбу ноябрь җиденче көн иртән сәгать җиденчедә вафат итде вә тугызынчы көн күмелде. Моның вафаты илә Россиядә гали фикерле бер адәм югалды вә урыны да буш булып калды»29. Журнал моннан соңгы санында «Граф Лев Николаевич Толстой» исемендә зур баш мәкалә бирә.

Әгерҗе ягындагы Иж-Бубый мәдрәсәсендә, Толстой үлүе турында хәбәр алынгач, матәм игълан итәләр һәм бер көнгә дәресләрне туктаталар.

«Толстой вафат! – дип яза Тукай бу көннәрдә. – Кояш йөзен чытты. Агълады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар.

Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр».

Толстой үлеме шагыйрь Сәгыйть Рәмиевкә көчле тәэсир ясый. Әстерханда чыга торган «Идел» газетасында бу кайгылы көннәрдә С. Рәмиевнең бер-бер артлы мәкаләләре, шигырьләре күренә: алар барысы да Толстой шәхесенә багышланган.

Толстой авыру хәлендә 1910 елның 31 октябрендә, көзге шыксыз кичтә Астапово станциясендә туктап кала. «Идел»нең 2 ноябрь санында С. Рәмиев инде баш мәкалә белән чыга. Татар газетасындагы татарча мәкаләгә С. Рәмиев русча исем биргән: «Лев Николаевич Толстой ушёл от общества». Ни өчен шулай исемләгән? Безнең уебызча, шагыйрь монда Толстойның йортыннан чыгып китүенә зур, иҗтимагый мәгънә биргән һәм шул мәгънәне күтәрерлек сүз эзләгән. Бөтен Россия халкының күңелен тетрәткән бу хәлне шагыйрь бөтен Россия халкы аңларлык сүз белән бирергә теләгән. Тукай да бу хәлне шулай зурдан кабул иткән иде бит! Ул да «мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве» дигән иде.

Җиденче ноябрь иртән алты сәгать биш минутта Астапово станциясе начальнигы Иван Иванович Озолинның квартирасында бөек акыл иясенең сулышы туктый. Бөтен илгә телеграммалар оча: «Толстой үлде». Татар газеталарына бу көннәрдә бик күп мәкаләләр ява. Толстой исемен пропагандалауга «Идел»дә эшләүче С. Рәмиев аеруча зур көч куя. «Идел»нең 9 ноябрь санында Толстойның рәсеме басыла, аңа багышлап С. Рәмиев зур мәкалә урнаштыра. Газетаның моннан соңгы саннарында да Толстойның бөеклеге, культура-фикер үсешенә тәэсире турында күпсанлы мәкаләләр басыла. С. Рәмиев рус матбугатының, алдынгы интеллигенциясенең Толстойга зур игътибар бирүләренә соклана («Руслар дисәң, руслар, яхуд кешеләр дисәң, кешеләр шул», № 306), татарларның бу өлкәдә шактый артта калуларына, ваклыкларына ачына. («Һади абзый мантыйкы һәм Лев Толстой идекләре», № 304.) Шул ук көннәрдә аның «Лев Толстой наменә» багышланган «Ул үлде» исемле шигыре дә басыла. Толстой исеменә шундый ук игътибарны без «Вакыт» газетасында да күрәбез. «Вакыт»та бу елларда тәнкыйтьче Җ. Вәлиди эшли. Ихтимал, шуның тырышлыгы беләндер, 1910 елның ноябрь саннарында бу газета Толстой шәхесенә багышланган бик күп мәкалә урнаштыра. Хәер, «Вакыт» газетасы өчен Толстой исеме һәрвакытта да олуглык, бөеклек символы буларак килә. 1907 елда газета Толстойны «Мәшһүр мөхәррир» дип атый һәм подписчикларның санын арттыруга ярдәм итә торган «кызыклы материал» бирә. «Мәшһүр мөхәррирләр ничек язалар?» дигән мәкаләдә Толстой, Горький, Купринның нинди шартларда яза алулары турында гади укучыны кызыксындырырлык мәгълүматлар бирелә. Моннан тыш газета Толстойның 1908 елгы юбилее, аның әсәрләренең күргәзмәсе һ. б. турында зур-зур мәкаләләр баса. Толстойның сиксән еллык юбилеена кагылышлы һәр яңалык «Вакыт»ның игътибар үзәгендә була. «Вакыт» шулай ук Толстой әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүнең кирәклеген күтәреп чыга30 һәм бу эшне башлап та җибәрә. Билгесез тәрҗемәче 1909 елда бу газетада Толстойның «Ана йөрәге» исемле хикәясен татарча бастыра31. «Вакыт»ның Толстойга мөнәсәбәте унынчы елларда тагы да активлаша. Анда Толстой әсәрләренең тәрҗемәләренә зур рецензияләр басыла. (Мәсәлән, М. Галәүнең «Хаҗи Морат» тәрҗемәсе турында32, кайбер очракларда Толстой идеяләренә, аерым әсәрләренә ияреп язулар күренә33 һ. б. Газета шул ук вакытта Толстойның иң популяр язучы икәнлегенә дә басым ясый. Үзәк газеталардан алып, «Вакыт», мәсәлән, 1909 елда шундый хәбәр бастыра: Оскар Норвежский34 дигән берәү соңгы ун ел эчендә иң күп укыла торган әсәрне билгеләргә тырышып анкета тараткан икән. Анкеталар унынчы елларның иң популяр әсәре Толстойның «Яңадан туу» романы дигән нәтиҗәне биргәннәр35.

Толстой исеменә «Йолдыз» газетасы да игътибар итә. Аның битләрендә Толстой әсәрләренең татарчага тәрҗемәсе турында хәбәрләр күренә. Болар күбрәк информация тәртибендә. Мәсәлән, анда Әстерхан яшьләренең С. Рәмиев тәрҗемәсендә «Живой труп» әсәрен куярга җыенулары, И. Богдановның «Крейцерова соната»ны тәрҗемә итүе һ. б. турында 8–10 юллык информацияләр бирелеп бара. Шул ук вакытта «Йолдыз» Толстойның Аллага, дингә мөнәсәбәте мәсьәләләрен дә яктыртып барырга тырыша.

Хәзер «Лев Толстой» (элеккеге Астапово) дип йөртелә торган шәһәрчек музее хезмәткәрләре, Толстой әсәрләреннән өзекләр җыеп, бер альбом төзегәннәр. Ул өзекләр арасында мондый сүзләр дә бар: «Капиталистик строй бетерелеп, социалистик строй белән алмашынырга тиеш, милитаризм строе бетерелеп, коралсызлану һәм арбитрация белән алмашынырга тиеш…» Коралсызлану… Әйе, Толстойны гомер буе борчыган мәсьәлә бу, Толстой, милитаризмга каршы бөтен дөнья халыклары бергәләп кенә көрәшә алалар, дип язды. Әмма бу көрәшне Толстой хәрби хезмәттән баш тарту формасында, пассив каршылыкка кайтарып калдыра иде. Әнә шуңа күрә карт Толстой хәрби хезмәттән баш тартучылар белән, аларны бу адымга этәргән мораль-этик нигезләр белән кызыксына. 1909 елда Казанда Мөбарәкша Гаделшин дигән егет хәрби хезмәттән баш тарта. Гаделшинга суд була, һәм аны ике елга дисциплинар батальонга хөкем итәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, Л. Н. Толстой татар егетенең хәрби хезмәттән баш тартуның нигезе, сәбәпләре белән кызыксына һәм үзенең бер якын кешесен Казанга җибәрә. Әмма М. Гаделшинның патша армиясеннән баш тартуы дини мотивларга гына нигезләнгәнен ачыклагач, Толстойның кәефе китә.

«Аларның баш тарту мотивлары мин уйлаган сәбәпләрдән түгел, ахры», – дип яза Толстой үзенең көндәлегенә.

Толстойның Коръән турындагы фикерләре кызык кына. Кешенең, ди ул, Коръәнгә караганда да зуррак нәрсәсе була. Кешенең үз күңелендәге Алла аңа нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен әйтеп бара. Ә Коръән ул – «кеше кулы белән тудырылган нәрсә, безнең Евангелие дә шулай. Аларны бит кеше тудырган, ә кешеләр ялгышалар».

Толстойның татар халкы белән аралашуы, аның язмышы белән кызыксынуы турында мемуар әдәбиятта байтак мәгълүмат тупланган. Мәсәлән, җәй көннәрендә аның Самара губернасындагы имениесенә балаларын төяп алып баруы, андагы таныш татарларга тукталуы, кымыз эчүе, татар авылларындагы җыенда булуы, ат чабышлары белән кызыксынуы һ. б. турында соңгы елларда гына басылган истәлекләрдә язылды. Киләчәктә татар әдәбиятчы һәм тарихчы галимнәренә берләшкән бер китап әзерләргә кирәк түгелме икән? Бу китапта, мәсәлән, шундый бүлекләр була алыр иде: 1) Толстой әсәрләре татар телендә; 2) Татар театрында Толстой әсәрләре; 3) Әдәби тәнкыйтьтә Толстой иҗаты мәсьәләләре; 4) Казан крае, татар халкы Толстой әсәрләрендә һ. б.

…Астапово станциясе амбулаториясенең өлкән врачы Л. И. Стоковский авыру Толстой янына кергәч карточка тутыра. Ул карточкада мондый мәгълүматлар:

«Фамилиясе, исеме, атасының исеме – Толстой Лев Николаевич.

Яше – 82 дә.

Авыруы – үпкә шешү.

Карточканы тутырган көн – 1910 ел, 31 октябрь.

Хезмәте – …»

Шул урында врач Стоковский аптырап кала, Толстойга сораулы караш ташлый, хәлсез Толстой елмая һәм әйтә:

– Барыбер түгелмени? Языгыз – «Уникенче поезд пассажиры». Бу дөньяда без барыбыз да пассажирлар. Аерма шунда гына – берәүләр үзләренең поездларына керәләр, ә икенчеләр, минем кебекләр, чыгып баралар»36.

«Уникенче поезд пассажиры»ның йортыннан чыгып китеп читтә үлүенең сәбәбе турында чиркәү төрле легендалар тудыра. Имеш, семья мәсьәләсе, имеш, теге, бу… Әмма музейда Толстойның үз сүзләре язылган бер стенд бар. «Әйләнә-тирәмдәге бөтен кешенең мохтаҗлыгы чолганышында тормышым гөнаһларының бөтен авырлыгын минем кебек аңлаучыга һәм акылсыз җинаятьчел зиннәт эчендә, җинаятьчел шартларда яшәвен дәвам итүчегә, минем хәлем чыдый алмаслыкка әверелде».

Әйе, бөтен Россия халкының аңын дер селкетеп, моннан алтмыш сигез ел элек Толстой дөньядан китте.

«Лев Толстой үлде, – дип язды В. И. Ленин. – Художник буларак аның бөтен дөнья күләмендәге әһәмияте, фикерче һәм вәгазьче буларак аның бөтен дөньяда билгеле булуы, боларның һәр икесе рус революциясенең бөтен дөнья күләмендәге әһәмиятен үзенчә чагылдыра».

«Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әсәрендә Тукай аны «бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһале Толстой» дип атады.

Элеккеге Астапово вокзалының фасадында һәрвакыт алты сәгать биш минутны күрсәтә торган иске сәгать бар. Ул сәгатьне 1910 елның 7 ноябрендә туктатканнар. Шундый ук сәгать вокзал эчендә дә бар. Бу залда авыру, хәлсез Толстой үзен квартирага урнаштырганчы эскәмиядә утырып торган. Алты сәгать биш минут – уникенче поезд пассажирының мәңгелеккә сикереш ясаган вакыт чиге…

Социалистик Татарстан. – 1978. – 8 сентябрь

29

Шура. – 1910. – № 22. (Алга таба журнал саны җәя эчендә биреләчәк. – Ред.)

30

Вакыт. – 1908. – № 374.

31

Вакыт. – 1909. – № 57.

32

Вакыт. – 1917. – № 1189.

33

Олугълык нәрсәдә? – Вакыт. – 1912. – № 909.

34

Оскар Моисеевич Картожинский (псевдонимы – Оскар Норвежский) (1882 – 1933), журналист һәм тәрҗемәче. – Г. Х.

35

Вакыт. – 1909. – № 498.

36

Гусев Б. Пассажир поезда № 12 // Огонёк. – 1976. – № 13.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх