Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 16

Тынгысыз каләм
Әгәр тарихны актарсаң…

Оглавление

Әгәр туган ягыбыз тарихы пәрдәсенең бер почмагын күтәреп карасаң…

Сикәлтәле таш юлдан кибиткага җигелгән пар ат юырта. Кибиткада казна шинеле, казна фуражкасы кигән уйчан йөзле яшь чиновник бара. Әйләнә-тирәдә фәкыйрь авыллар, рус, татар, удмурт авыллары. Чиновникның Вяткадан чыкканына инде ничә көннәр, Казан ерак әле. «Барам да барам, – дип язачак ул, соңыннан үзенең өстәле янына утыргач, – һәм берни дә танымыйм. Менә бу урында элек тоташ урман иде; хәзер исә юлның ике ягында агач төпләре белән капланган иксез-чиксез киңлекләр. Алпавыт юкка гына урманын саткан; сәүдәгәр юкка гына аны кисеп бетергән; крестьян киселгән урынга юкка гына терлекләрен чыгарган. Беркемгә дә берни дә кызганыч түгел, беркем дә киләчәккә карап эш итми: һәркем, бу мизгелдә нәрсә эләктереп калып булса, шуны эләктерергә тырыша. Бу вакханалия әле кайчан гына башланды, әйләнә-тирә инде ялангач, өметсез төс алды. Агач төпләре, агач төпләре; ара-тирә генә булыр-булмас тал куаклары очрый».

Кибиткадагы уйчан егет – күптән түгел генә лицей тәмамлаган, «Буталчык эш» дигән повесте өчен Вяткага сөрелгән язучы Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин.

«Шәп түгел безнең бу тирәләр, – ди аңа кибиткадагы юлдашы, – ямьсез. Урманнар исән чагында яшәп була иде әле. Ә хәзер әйтерсең ахыр заман җитте…»

Вяткада уздырган еллары талантлы сатирикка алдагы иҗаты өчен бетмәс-төкәнмәс материал бирә. Сөргендә дә ул чиновник булып хезмәт итә. Раскольниклар эшен тикшерү буенча Вятка, Казан h. б. губерналарны йөреп чыга, мужикларның аяныч тормышын, өяз аппаратларындагы коточкыч башбаштаклыкны, чиновникларның караклыгын, гомумән, империядәге законсызлыкны күрсәтә. Вятка губернасы (ул чагында Вятка губернасына хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары да кергән) шундый башбаштаклыкның нык җәелгән урыны булган.

Михаил Евграфович әнә шундый атмосферада хезмәт итә. Һәм аның үзенә дә, канцелярия чиновнигы буларак, мондый эшләрне тикшерергә еш туры килә. Раскольниклар эшен тикшерүне дә, чиновникларны сатып алу мөмкинлекләре булганга күрә, намуслы кеше Салтыковка тапшыралар. Әмма ул раскольниклар эше турында җитәкчелек теләгән эчтәлектәге материал бирә алмый. Өяз шәһәрләрендә ул городничийлар, исправникларның чамадан тыш азуын, судсыз-законсыз рәвештә теләсә ни эшләп ятканын күрә. Вятка, Алабуга, Мамадыш, Сарапул якларындагы шундый чиновникларның бөтен бер галереясы Салтыковның «Губерна очерклары»на нигез материал, прототиплар булып хезмәт итә. Мәсәлән, очеркларның «Подьячийның икенче хикәясе» дигән бүлегендә Фейер фамилияле городничий образы бар. Фейер – чын мәгънәсендә кеше талаучы; аның өчен намус, оялу, кыенсыну сыйфатлары ят күренеш. Акча талау, халыкны өркетеп, котын алып яшәү – аның төп максаты шул. Аның прототибы – Салтыковка яхшы таныш булган городничий фон Дрейер. Сарапулдагы эшләрне тикшергәндә, Салтыков бу немец түрәсенең салкын кан белән халыкның «тиресен тунап» ятуын күреп гаҗәпкә калган.

«Губерна очерклары»на Мамадыш исправнигы Павел Афанасьевич Иванов та прототип булып кергән. Очеркларда Мамадыш шәһәре Черноборск дип аталган. Аның исправнигы Иванов әсәрдә «Маремьянкин» дип бирелгән. Халык арасында аны «Живоглот» (тереләй йотучы) дип йөртәләр икән. Әсәрдә Живоглот коточкыч талаучы, хулиган, намуссыз түрә итеп сурәтләнгән. Живоглотның прототибы – Мамадыш исправнигы Иванов та шундый булган. Бу түрә татар телен шулкадәр яхшы белгән, татар авылларында аның рус чиновнигы икәнлегенә шикләнеп караганнар һәм «тугач алыштырылган» дип йөрткәннәр. Әсәрдә шундый күренеш бар: генерал Алексей Дмитрич янына алпавыт Перегоренский килә һәм Живоглот өстеннән әләк бирә. Әләген сөйләгәнче, ул генералга болай ди: «Мине әләкче дип уйлый күрмәгез… Әләкче роле миңа хас түгел… Мине гайбәтче һәм әләкче дип кабул итмәгез…»

Бу күренешнең тормышчанлыгы көчле. 1852 елда Салтыков-Щедрин Вяткадан үзенең туганына болай дип яза: «Монда берөзлексез шундый гайбәт туып тора, шундый кабахәтлек һәм шпионлык гадәткә кертелгән ки, үзең турында бөтенләй тузга язмаганны сөйләмәсеннәр дисәң, авызыңны да ачма…»

Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге прототиплардан тагын берсе Ижбурдин дигән сәүдәгәр – Әгерҗе, Алабуга, Сарапул тирәсендә икмәк сәүдәсе белән шөгыльләнгән Ишбулдиннан алынган образ. Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын хәтерлик: анда да ялган акчалар белән эш итүче канечкеч татар сәүдәгәре Сабир Ишбулдин образы бирелгән. Халык аны нәфрәтләнеп «мөртәт» дип йөртә.

Сәүдәгәр Ишбулдин белән Салтыков-Щедрин ни- чек таныша соң? Канцеляриядән кушу буенча Салтыков-Щедрин Алабуга шәһәренә шикаять тикшерергә килә. Сәүдәгәр Ишбулдин белән Алабуга мещаны Иван Васильевич Шишкин арасында бер бәхәсле мәсьәлә чыккан, һәм бу эшне суд карый икән. Шишкин дигәнебез – бөек художник Шишкинның әтисе, археология, үз ягының тарихы, механика белән кызыксынган бер кеше. Бәхәсле мәсьәләне тикшергәндә, Салтыков-Щедрин Ишбулдин белән дә таныша, һәм бу тип бөек сатирикның «Коммерция нәрсә ул?» дигән бер пәрдәлек әсәренә прототип булып хезмәт итә. Монда автор кеше талаучы, начар товар белән алдашып баючы, үсеп килә торган сәүдә-финанс капиталы каршында каушап калудан хәйләгә керешкән сәүдәгәр Ижбурдин образын бирә. Начар товарны яхшы итеп күрсәтеп шудырып ятуы ягыннан сәүдәгәр Ишбулдинның «туганнары» татар әдәбиятында байтак: Ш. Мөхәммәдевнең Галиәкбәр агайлары, Әхмәтсафа агайлары шундый түгелмени?

Салтыков-Щедрин әсәрләрен турыдан-туры татарчага тәрҗемә итүчеләр дә булган. Тик алар, патша цензурасын үтә алмыйча, вакытында басылмаганнар гына.

Тәрҗемә эше һич тә очраклы күренеш түгел. Кайсы язучыны, нинди әсәрне һәм кайчан тәрҗемә итү – болар барысы да тәрҗемә итүче халыкның иҗтимагый үсеше дәрәҗәсенә, тарихына бәйле. Бары тик шулай килгәндә генә Тукайга Лермонтов, Пушкин, Некрасов, Никитин тәэсирен, Ф. Әмирханга Тургенев тәэсирен аңларга һәм аңлатырга мөмкин.

Салтыков-Щедрин әсәрләренә мөрәҗәгать иткәндә дә шулай. Аның ике әсәрен, мәсәлән, иҗтимагый прогрессны яклаган, халыкка аң-белем бирүне алга сөргән «Бөркет-меценат» һәм «Хуҗалыкчан мужик» әсәрләрен 1912 елда Сарапул төрмәсендә ятканда Әгерҗе ягындагы Иж-Бубый авылы мәдрәсәсе мөгаллиме Г. Нигъмәтуллин (Буби) тәрҗемә итә. Балаларны яңача укыта башлаган әлеге мөгаллим Ишми ишанның корбаны була. Бу тәрҗемәләрнең кулъязмалары хәзер Казан университеты гыйльми китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана.

«Гомуми мәнфәгатькә хезмәт итүнең күп юллары бар, – дип язган Салтыков-Щедрин безнең якларда йөргәндә, – әмма мин шулай уйларга җөрьәт итәмен ки, явызлыкны, ялганны һәм кимчелекне ачу шулай ук файдасыз түгел. Чөнки боларны ачу – яхшылыкка һәм хакыйкатькә тулысынча теләктәшлек белдерү дигән сүз».

Искелекне, череп таркалганны сатира юлы белән ялангачландырып тәнкыйтьләү, яңаны, алдынгыны күрә белү һәм аларны раслау – бөек сатирикның бөтен иҗаты өчен хас тенденция әнә шул иде. Шуңа күрә Салтыков-Щедрин иҗаты бөтен Россия халыкларының уртак хәзинәсе булды. Чөнки ул тәнкыйтьләгән күренешләр, типлар – бөтен Россия халыклары өчен уртак, ул яклаган яңа, алдынгы фикер – бөтен Россия халыклары өчен гомуми идеал иде.

М. Е. Салтыков-Щедринны Казан шәһәрендә яхшы белгәннәр. Безнең якны өйрәнүче В. А. Климентовскийның язуына караганда, Салтыков-Щедрин Казан университеты профессоры, Казан экономика җәмгыятенең секретаре М. Я. Киттары белән таныш булган. Салтыков-Щедрин 1850–1854 елларда алты губернаның (Вятка, Казан, Пенза, Нижгород, Сембер, Саратов) авыл хуҗалыгы күргәзмәсен оештырып йөргән, профессор Киттары исә бу эштә Казан губернасы буенча җаваплы кеше булган. Аның тәкъдиме белән яшь Салтыковны Казан экономика җәмгыятенә эшкә тартканнар. Мәшһүр математик Н. Лобачевский председательлегендә уздырылган бер утырышта Салтыков бу җәмгыятьнең член-корреспонденты итеп сайланган. Һәм ахырдан ул бу җәмгыятькә байтак статистик хәбәр җибәргән.

…Без туган ягыбыз тарихы пәрдәсенең бер почмагын гына күтәреп карадык. Алабуга – Казан юлыннан кибиткага утырган, казна фуражкасы кигән уйчан бер егет килә. Патша сөргенендә гомерен кыскартып яткан, казна эше белән безнең якка юл тоткан бу егетнең күңелен ачу катыш ирония биләгән: үткен күзләре белән ул тирә-як мужикларының аяныч фәкыйрьлеген, аларның канын эчүчеләрне күзәткән, аның хыялында якты киләчәк төсмерләнгән.

Тарих пәрдәсенең бер почмагын күтәреп караганда, без Татарстан җиреннән Ш. Мөхәммәдевләр, Тукайлар, Әмирханнар, Камаллар иҗатына тәэсир ясаган мәшһүр сатирикның, хакыйкать сөюченең Казанга таба килүен күрәбез. Казан ягына ул иҗаты белән анда мәңгегә калырга аяк баскан. Тарих шулай хөкем иткән…

Социалистик Татарстан. – 1976. – 27 гыйнвар

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх