Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 23

Тынгысыз каләм
Исеме җисеменә туры килсен

Оглавление

Әдәбият тарихында бер үк әсәрнең ике исем белән йөртелүенә байтак мисал бар. Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәре, мәсәлән, башта «Тугры сүз» дип, Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасы – «Ялкын», «Чаткылар» драмасы – «Талир тәңкә», Алексей Толстойның «Эмигрантлар» романы «Кара алтын» дип аталган. Язучылар үзләре үк күпмедер вакыттан соң әсәрнең исемен алыштыруны кирәк дип исәплиләр. Моның сәбәбе бер генә: әсәре аркылы язучы үзе әйтергә теләгән төп идеягә туры килерлек, шул идеяне иң тулы чагылдырырлык исем эзли, һәм, шул исемне тапканчы, аның җаны тынычлык күрми.

Кайвакытта әсәр язылып бетә – эчтәлегенә, идеясенә туры килерлек исеме булмый әле аның.

Әсәргә берничә сүздән торган атама бирергә мөмкин. Ләкин хикмәт анда түгел. Исемнең мәгънәви йөге бик зур. Бу – поэтик мәгънәгә ия булган бер кисәк, әсәрнең әһәмиятле кисәге.

Гадәттә, әдәби әсәрнең исеме ике мәгънәгә ия була. Ш. Бикчуринның «Каты токым» романындагы нефть разведчиклары җир бораулаганда әледән-әле каты токым белән очрашалар, зур кыенлыклар кичерәләр. Әсәрнең исеме бер яктан шуңа ишарәли. Әмма кыенлыкларны җиңә белгән, оешкан, эшлекле бу кешеләр үзләре дә каты токым дип әйтергә тели язучы. Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда бөтен вакыйгалар диңгез фонында, гыйгылдашкан, ашарына балык эзләгән акчарлаклар белән бергә бара. Ләкин Ш. Камал балык эзләүче акчарлакларга параллель рәвештә бәхет эзләүче татар егетләрен ала һәм аларны «канатсыз акчарлаклар» дип атый. «Тирән тамырлар»да да шул ук хәл. Бер якта – давыл белән егылган карт имән һәм аның тирәнгә киткән тамырлары. Икенче якта – революциянең алга барышына комачаулаучы тирән тамырлар – Вәли Хәсәнов кебек үзләренең чын йөзен яшергән, әмма тамырлары тирәнгә киткән корткычлар. Мондый икеләтә мәгънә бик күп әсәрләргә хас.

М. Шолоховның мәшһүр романы «Тын Дон» дип атала. Әйе, Дон елгасын халык чыннан да шулай тын дип атый, аны сикәлтәле, бусагалы Днепр белән чагыштырмассың. Ләкин М. Шолохов тасвирлаган чорда шундый канкойгыч сугышлар, сыйнфый көрәш бара. Тын Дон ул болай гына, аның су өсте генә тын икән. Язучы, әлеге районда барган вакыйгаларга контраст өчен генә файдаланып, әсәренә шундый исем кушкан…

Кайбер әсәрләрнең исемнәре өчләтә мәгънәгә ия була. Мәсәлән, Н. Гогольнең «Үле җаннар» әсәре.

а) «Үле җан» дигән сүз белән Гоголь чиркәүгә, христиан диненә каршы чыга. Җан үле буламыни? Диннең өйрәтүенчә, җан – үлемсез, ул күчеп кенә йөри. Әнә шуңа күрә заманында цензура Гогольнең бу әсәренә биргән исеменә каршы төшкән;

б) икенче мәгънәсе фабулага карый, монысы предметлы мәгънә. Чичиков, ди автор, ревизия буенча тере исәпләнеп тә, инде үлгән кешеләрне сатып алырга исәп тотты;

в) өченче – төп мәгънәсе: чынлыкта исә үле җаннар – иске, алпавытлар Россиясенең хуҗалары Собакевич, Манилов, Плюшкин, Ноздрёв, Коробочкалар…

Мондый юл белән тикшерү әдәбиятта кызыклы гына нәтиҗәләргә китереп чыгара, йә, уйлап карагыз әле, Ф. Әмирхан ни өчен «Хәят» дип, З. Һади ни өчен «Мәгъсүм» дип атаганнар икән әсәрләрен? Ә. Еники ни өчен бер повестен «Рәшә» дип, икенче берсен «Саз чәчәге» дип исемләгән?

Тагын болай да була: язучы үзенең китабына бер исем куя, ә китап эчендәге хикәяләр, повестьларның берсендә дә бу исем кабатланмый. Моның да хикмәте бар. Шул ук Ә. Еникинең китабы «Салават күпере» диелгән, ә бу китапның эчендә андый әсәр юк. Китапны алыгыз да уйлап карагыз әле, ни өчен язучы шундый исем кушты икән аңа?

Тагын да катлаулырак хәлләр була: Америка язучысы О. Генриның (1862–1910) «Корольләр һәм кәбестә» дигән пародик-юмористик повестен беләсездер. Мондый исем каян килгән соң? Сез «Алиса могҗизалар илендә» дигән китапны укыгансыздыр, мөгаен. Аның авторы – англияле Льюис Кэрролл. «Алиса»ның дәвамы – «Көзге аркылы» дигән кызыклы әкият китабы. Шундагы бер эпизодны искә төшерик: Морж белән Балта остасы яр буеннан баралар икән. Яр буендагы устрицалар, Моржны күргәч, комга кереп качканнар. Моржның бик ашыйсы килә икән. Һәм ул болай дигән:

– Бик һәйбәт әңгәмә! Рәхәтләнеп йөрик!

Беркатлы устрицалар, комнан чыгып, болар артыннан киткәннәр.

Морж, диңгез буендагы бер таш өстенә утырып:

– Әйдәгез, башлыйк! – дигән. – Бик күп нәрсәләр турында гәп корырга вакыт җитте: башмаклар, көймәләр, сургычлы мөһерләр, кәбестә һәм корольләр турында…

Программаның шундый зур булуына карамастан, Моржның сөйләве бик аз вакыт алган. Озак та үтми, бөтен устрицалар Моржның ашказанына озатылганнар. Морж, шулай итеп, көймәләр, сургычлы мөһерләр, башмаклар, кәбестә һәм корольләр турында берни дә әйтмәгән. Ә менә О. Генриның бу повестенда боларның байтагы бар: «Көймәләр», «Башмаклар» дигән бүлекләр… Икенче бүлектә – сургычлы мөһер. Тик ике генә нәрсә юк: корольләр һәм кәбестә. Автор әнә шул повестена кертелмәгән ике нәрсә – корольләр һәм кәбестә исеме белән әсәрен атаган.

Әдәби әсәрнең исеме – заман, чор көзгесе. XIX йөздә, крепостнойлык строе череп таркала башлаган һәм беренче планга көчле характерлы, үзенчәлекле, хөр рухлы кешеләргә җәмгыять аеруча мохтаҗлык кичергән бер чорда, рус әдәбиятында әсәрләр кеше исемнәре яки кеше хезмәтенә кагылышлы аңлатмалар белән бирелгәннәр.

«Дубровский», «Капитанская дочка», «Евгений Онегин», «Борис Годунов», «Станционный смотритель» – А. С. Пушкин;

«Герой нашего времени», «Мцыри» – М. Ю. Лермонтов;

«Рудин», «Отцы и дети», «Ася», «Бурмистр», «Бирюк» һ. б. – И. С Тургенев.

1905 ел революциясе алдыннан һәм революция чорында татар тормышында бик күп иске кануннар юкка чыга: татарның уй-фикерен бер яктан искелек тарта, икенче яктан татар яңага омтыла. Бөтен нәрсә үлчәүгә салына: бер якта – искелек, кадимчелек, икенче якта – яңага тартылу. Яки-яки… Татарлар «яки» урынына фарсыдан алып «яхуд» сүзен дә кулланганнар. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» – З. Бигиев; «Әсма, яки Гамәл вә җәза» – Риза Фәхретдинов; «Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай», «Яфрак асты, яки Мәкәрҗә ярминкәсе», «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай» – Ш. Мөхәммәдев; «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» – Г. Тукай һ. б.

Егерменче-утызынчы еллар совет әдәбиятының эчтәлеген шулай ук исемнәр аңлатып тора. Индустриализация, илне бөлгенлектән чыгару, төзелеш еллары; «Цемент», «Энергия» (С. Ф. Гладков) исемендәге әсәрләр… Вакыт ашыга, темплар кызулана: «Время, вперёд!» (В. Катаев), «Көннәр йөгергәндә» (Г. Кутуй) һ. б.

Соңгы унбиш-егерме елда заман язучылар алдына яңа проблемалар куйды. Табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрдә гармония табарга, фән һәм техника революциясе чорында табигатьне саклап калырга кирәк. Шул проблема тууга әдәбиятта яңа формадагы әсәр исемнәре күренде: «Чык бөртеге», «Гөмбә җыю вакыты» – В. Солоухин; «Җидегән чишмә» – Г. Бәширов; «Ут һәм су», «Тавыш – табигать бүләге» – Ә. Баянов; «Матёра белән хушлашу» – В. Распутин һ. б., һ. б.

Әсәрнең исеме заман рухына яки эчтәлегенә туры килмәсә, шунда ук укучыларның ризасызлыгын тоясың. Минем «Фронтовиклар» исемле романымны тәрҗемәче, исемен ошатмыйча, «Большая земля под крылом» дип чыгартуга иреште.

Бу исемне тәрҗемәче тәкъдим иткәндә, безнең ике арада булган сөйләшүне хәтерлим.

– «Фронтовиклар» исеме бик таушалган, китабыгыз андый исем белән чыкса, кибет киштәләрендә ятып калыр, укымаслар, – диде тәрҗемәче.

Мин «Фронтовиклар»ны яклап карадым, әмма шигәя калдым: китап йөз мең тираж белән чыгачак иде. Китабы кибет киштәсендә еллар буе тузан җыеп яткан язучыдан да бәхетсез кеше бармы? Бөтен курыкканым шул иде. Һәм мин риза булдым. Аннан соң тәрҗемәче болай аңлатты:

– Әсәрдәге Рушат, Гата, Хәкимҗаннар һәрвакыт туган җирне тоеп эшлиләр, яшиләр. Аларны эшкә, көрәшкә рухландыручы зур җир бар – ул аларга көч бирә.

Бәхеткә каршы, китабым сатылып бетте һәм тиз бетте. Аны хәрби очучылар әзерли торган училищелардагы курсантлар бик күп алган, ахрысы. Алардан хатлар килде. Тамбовтагы хәрби училище курсанты болай дип язган иде: «Хөрмәтле Мөхәммәт Сөнгатович! Сезнең китабыгызны очучылар турында дип ышанып алган идем. Әмма укып чыккач, бер дә үкенмәдем. Мин әлегә тормышта үз юлымны дөрес билгеләдемме икән дип борчылып яши идем. Рәхмәт сезгә, сез минем күземне ачып җибәрдегез. Мин офицер булачакмын, ә офицер беренче чиратта педагог дигән сүз».

Воронежда яшәүче отставкадагы капитан хат язды. Балтыйк диңгезендә хезмәт иткән, сугыш вакытында диңгез очучысы булган ул. «Китапның исеменә карап кулыма алдым, беренче битен ачтым: «Балтика» дигән сүз бар. Бу – безнең турыда икән дип уйладым. Башта үкенгән идем, ләкин хәзер шатланам. Ветераннар советында бу китап турында сөйләдем. Хәрби-патриотик тәрбия эшендә без бу әсәрне файдаланабыз», – дип язган.

Узган ел башкорт язучысы һәм галиме Кирәй Мәргән белән очраштык. Без аның белән күптән таныш.

Кирәй Мәргән болай диде:

– Синең бу әсәрең – әйбәт әсәр. Әмма нигә син аны «Фронтовиклар» дип атыйсың? «Яудашлар» кирәк иде…

Әсәр исеме әнә шулай бәхәсле булып чыкты. Мин үз әсәрләремә исем таба алмыйча ничек газапланганымны башка бер уңай белән иркенләбрәк сөйләрмен дип ышанып калам әле…

«Ялкын» журналының берничә санында сезгә республикабызның күренекле журналисты Флорит Әгъзамов һәм тел белгече, профессор Вахит Хаков дәрес бирделәр. Инде сез мәкалә, очерк, әдәби әсәргә куелган күп таләпләр белән таныш. Сезнең арадан киләчәктә журналистлар, язучылар да чыгар. Язган мәкаләгезгә, әсәрегезгә исем куйганда, бу киңәшләрне истә тотарга тәкъдим итәм. «Үр артында үрләр бар», «Яңа үрләр менеп», «Көнне төнгә ялгап» кебек инде тузган, төсен үзгәрткән исемнәрдән качыгыз!

Һәр язманың – мәкаләме ул, әдәби әсәрме – исеме җанлы, мәгънәле һәм яңа булсын. Язган текстның эчтәлегенә исем туры килсен. Юньле кешенең исеме дә матур булса, халык аның турында: «Исеме җисеменә туры килгән», – ди.

Ялкын. – 1979. – № 10

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх