Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 19

Тынгысыз каләм
Тынгысыз каләм

Оглавление

«Фатих Хөсни» диюгә, борынгы заманнан безгә кадәр килеп җиткән канатлы сүз искә төшә. Александр Македонскийның сарай рәссамы Апеллес болай дигән: бер юл да язмаган көе бер көнне дә уздырмаска… Шушы ярты гасыр эчендә, чыннан да, Ф. Хөснинең бер юл язмаган берәр көне булдымы икән?

Җитмеш яшь – язучының егет вакыты дип мәҗлестә әйтелә торган матур ялганны кабатлап торырга хаҗәт юк, әмма әдәбиятка ярты гасыр хезмәт итеп җитмешен тутырган язучы иҗаты турында инде иркенләп сөйләргә мөмкин.

Язучының халык күңеленә юлы кайдан башлана? Мәктәп дәреслекләреннән, хрестоматияләрдән. Ф. Хөсни ул дәреслекләрдә, хрестоматияләрдә ни дәрәҗәдә күрсәтелгән? Дөресен әйтик, Ф. Хөсни бүгенге мәктәп программаларында үз дәрәҗәсендә, әдәбиятта ул ирешкән югарылыкта бирелмәгән. Рус язучыларын алып карыйк: алар мәңгегә истә калырлык «Каштанка», «Ванька Жуков» (А. П. Чехов), «Акула», «Кавказ әсире», «Сикерү» (Л. Н. Толстой), «Капитан кызы», «Дубровский» (А. С. Пушкин) һ. б. әсәрләр белән укучыга тәкъдим ителәләр. Безнең мәктәп программаларында исә Ф. Хөсни язучы буларак аны бизәми торган әсәрләре белән тәкъдим ителә. «Кабак» хикәясе, мәсәлән, шундыйлардан. Ә Ф. Хөснинең «Кырык хикәя» дигән китабында ниләр генә юк! Аның иҗаты дәреслекләр өчен материал чыганагы буларак, гомумән, уңай. Романнан, повестьтан өзекме, гомереңә хәтерләп калырлык хикәяме – Ф. Хөсни иҗатыннан укучы балаларга күп нәрсә тәкъдим итәргә була.

Язучы Ф. Хөснинең шәхесен, иҗади портретын күз алдына китерү өчен аның архивын, метрика кенәгәләрен, нәсел шәҗәрәләрен актарып торуның бөтенләй кирәге юк: язучы – үзенең геройларында. Аның иҗат йөзен билгели торган күренекле әсәрләренең һәрберсенең геройларында өлешчә Фатих Хөсни үзе дә бар.

Әдәбият тәнкыйтендә язучының урынын, иҗатын билгеләгәндә, «аның иҗатына гражданлык хас, патриотизм хас» дип язып була, «аның теле халыкчан, стиле үзенчәлекле» дип бәя биреп була. Болай әйтү, әлбәттә, язучы турында бик гомуми итеп әйтү булыр иде… Ф. Хөсни иҗатының үзенчәлеген билгели торган сыйфатлар шулай да бүгенге әдәбият фәнендә инде әйтелгән. Ф. Хөснинең кеше рухын аналитик юнәлештә ачарга омтылучы художник икәнлеге мәгълүм. Бу сыйфат бигрәк тә аның сугыштан соңгы чорда язган хикәяләрендә, повестьларында күзгә ташлана. Үзенең хикәяләре, повестьлары өчен Ф. Хөсни бервакытта да зур вакыйгалар эзләмәде, тормыш-көнкүрештә очрый торган гадәти генә хәлләрдән ул халык күңеленә сеңеп калырлык рухи җылылык белән сугарылган матур-матур әсәрләр иҗат итте. Язучының «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә озак еллар эшләве дә иҗатына уңай йогынты ясамый калмагандыр.

Үзе өчен генә хас булган сыйфатларыннан берсе – аның үз геройлары эченә кереп, автор буларак, әсәрендә актив катнашуы һәм укучыны да әледән-әле активлыкка чакырып, дәшкәләп торуы. Аның теләсә кайсы әсәрен алып кара – барысында да авторның үзен, үз тавышын, үз характерын сизәсең. Геройларын үзе ярата икән, ул шуны укучыдан да таләп итә, үзе нәфрәтләнә икән – сине дә шуңа чакыра, тегесендә дә, монысында да актив рәвештә сиңа дәшә, дулый, рәнҗи, соклана, ачулана – барысын да нәкъ үзенчә, Фатих Хөсничә эшли.

Авторның тынгысыз рәвештә геройлар язмышына катнашып баруы, берөзлексез укучыга дәшеп, тасвирланган хәлләрдә катнашуын таләп итүе прозада Фатих Хөснинең үзенә генә хас тел-стиль үзенчәлекләрен тудыра. Бу үзенчәлек беренче чиратта, әлбәттә, аның әсәрләрендә халыкның гасырлар буена эшләнеп килгән тел байлыгын тиешле дәрәҗәдә файдалана белүендә. Тел составындагы төп компонентлар Ф. Хөсни әсәрләрендә халыктан алынган бизәкләр белән шул дәрәҗәдә төрелеп бирелгәннәр ки, аның җөмләләре еш кына җырга салуны көтеп торган сыман укыла. Көйдә мондый бизәкләр турында сүз барганда, музыкантлар «мелизм» сүзен кулланалар. Ф. Хөсни – әдәби телдә әнә шундый «мелизм»нар куллануның остасы.

Язучыны язучы иткән бер әсәр була. Калганнары инде, ишле гаиләдә туган балалар кебек, гадәти «яхшы» әсәр буларак кабул ителә. Ф. Хөсни әдәбиятта мактаулы урынны, минемчә, «Йөзек кашы» белән алды. Әдәби телнең мөмкинлекләрен, хезмәт халкының үткән юлына, аның күркәм гореф-гадәтләренә ихтирамын, гади хезмәт кешесенең бай рухи дөньясын ул аның соңгы әсәрләрендә дә («Авыл өстендә йолдызлар», «Утызынчы ел» һ. б.) мул буяулар белән тасвирлады. Ф. Хөсни үзе белгән темада һәрвакыт уңышка иреште. Әлбәттә, бер генә язучының да һәр язганы дөньяны шаулатмый. Бу хакыйкатьне Ф. Хөсни яхшы аңлый. Һәм үзенең чыгышларында, тәнкыйть мәкаләләрендә үз тәҗрибәсеннән чыгып ул киңәш бирә: укучыга тәкъдим итәргә тиешле әсәреңнең эчтәлеге, идеясе кызып, өлгереп җитмәгән көе язмаска! Эчке тының, сулышың этәрмәгән көе бер юл да язмаска! Бары тик шунда гына язучының хакыйкате синең, минем, безнең хакыйкать белән кушылыр…

Ф. Хөсни, өлкән язучы һәм тәнкыйтьче буларак, яза башлаган кешегә үзенчә ярдәм күрсәтә белә. «Үзенчә» дидек, чыннан да шулай: ул һәркемнең үз-үзе булуына ярдәм итә, комачаулап өйрәтеп тормый. Менә сез болай языгыз, менә болай кирәк дип вәгазь укымый. Яза башлаган кешегә хикәя, повесть, роман нәрсә ул – шул турыда әдәбият теориясе өйрәтми. Югыйсә бездә шулай өйрәтергә яратучылар күбәеп китте… Хәер, башка төрле тәнкыйтьчеләр дә бар: алар ничек дөрес язарга икәнен күрсәтмиләр, дөрес түгеле кайда икәнен бик төгәл күрсәтәләр. Ф. Хөсни үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә һәрвакыт әдәбиятта яңа үрентеләрне эзли, өметле каләмнәрне дәртләндерә, әдәбиятта фальшь күрсә дулый, мәкалә яза, чыгыш ясый. Ул әдәби кыңгырау шикелле гел зыңгылдап тора, язучыларга, тәнкыйтьчеләргә тынычланырга, йокымсырарга ирек бирми. Бүгенге газетада, бүген килгән журналда яхшы әсәр чыкса да, начары чыкса да, бу кыңгырау аваз бирә…

Ф. Хөснине әдәбиятта иң борчыган нәрсә – каләм әһелләренең тел белән саксыз эш итүләре. Дөрес, әдәби әсәр язганда тел мәсьәләсе язучының үзмаксаты түгел. Телне әсәрнең идеясе, сюжеты тудыра, һәм ул мәҗбүри көчләп эшләнми, табигый агышта бара. Әмма язучы әнә шул табигый агыштан чыгып тел «ясый» башлый икән, телне юри бизәкли башлый икән, фальшь туа. Ясалма, шома, халыктан аерылган тел туа. Язучының, телгә бөтенләй игътибар бирмичә, вакыйгалар артыннан ашыгуы исә телне авырайта, чуарлый, ямьсезли. Ф. Хөсни язучының төп «җитештерү коралы» булган телгә гомере буе гадәттән тыш сак мөнәсәбәттә булды: аның җөмләсендәге бер генә сүзне дә алыштыру, үзгәртү мөмкин түгел, алай итсәң, җөмләнең, әсәрнең «Фатих Хөснилеге» югалыр иде. Әдәби әсәрнең теле, язучының стиле мәсьәләсе – әдәби процесста тема, идея, язучының позициясе кебек төп күрсәткечләрдән берсе. В. И. Ленин үзенә укырга дип тапшырылган кулъязманың кырыена мондый сүзләр язган: «Становящимся» һәм «преобладаю- щим» сүзләрендә «щи» кабатланганлыктан, бу сүзләрне бер-берсенә якын куярга ярамый. Ләкин кулъязма кырыендагы сорау билгеләре стилистик яхшырту теләген белдерәчәк, дип кисәтә дә бик күп сорау билгеләре куя. «Телне чистартырга иде!», «? Тел!!» РСДРП Программасының проектын юлбашчы әнә шулай тикшерә, шулай укый.

Телнең төзеклеге әнә шулай дәүләткүләм әһәмиятле бер мәсьәлә икән.

Ф. Хөсни тел матурлыгын саклаучы, баетучы, аны үстерүчеләрдән иң актив прозаик буларак танылды. Әдәби процесста, йөзләгән язучы каләме арасында үз тавышың, үз стилең булу, башкалар белән буталмаслык үз аһәңең, телең булу, миллионлаган халык тарафыннан ярты гасыр буе яратып укылу – җитмеш яшь тулган көнендә язучыга шуннан да зур бәхет булуы мөмкинме?

Борынгы акыл ияләреннән берәү болай дигән: тормышыңны бер ел алга кайгыртсаң – бодай чәч, ун ел алга кайгыртсаң – агач утырт, йөз еллар яшисең килсә – кеше тәрбиялә, акыллы китап яз…

Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Йөзек кашы», «Гыйльмениса», «Утызынчы ел» кебек әсәрләре, күпсанлы хикәяләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре киләчәк буыннарның да тормышын бизәр, яшәүләрен баерак, кызыклырак итәр. Язучының туган көнендә «Йөз ел яшә» дип әйтелгән теләкнең бөтен эчтәлеге, мәгънәсе әнә шунда.

Социалистик Татарстан. – 1978. – 3 февраль

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх