Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 24

Тынгысыз каләм
Иҗатка юл башы

Оглавление

Бу бинага аяк баскан яшьләр фикердән мәхрүм булган буш сүзләр монда ишетмәсләр…

Н. И. Лобачевскийның Казан университетында

1828 елда сөйләгән реченнән

I

Казан университеты үзенең ачылган көннәреннән үк татар укымышлыларының ихтирамын казана. Университетлы булу – зур иҗтимагый-политик, культура-сәнгать, гыйлем-мәгърифәт мәсьәләләрен кузгатып, җанландырып җибәрү өчен киң юл ачу дигән сүз ул. Университетлы халык, гомумән, тарихи перспективалы халык ул. Казан университеты галимнәре арасында безнең бабайларыбызга (патша хөкүмәтенең рәсми язмаларында һәм ул чорның гыйльми хезмәтләрендә без «инородецлар» дигән гомуми исем астында йөргәнбез) кеше буларак тигез итеп карау, «югарылык» мөнәсәбәте сизелмәү һәм татар халкының культурасы, әдәбият-сәнгатен үстерергә омтылыш тенденцияләре XIX йөз галимнәре һәм язучылары Ш. Мәрҗани, Г. Мәхмүдов, К. Насыйри, Г. Ильясиларны шунда тарткан. Боз астыннан чыгарга тырышкан умырзая чәчәкләре кебек, татар укымышлылары, зур культура, мәгърифәт мәйданына чыгу өчен, караңгылык патшалыгыннан Казан дарелфөнүненә –университетка тартылганнар. Татар язучыларының бик күбесе – М. Акъегетзадә, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан һ. б. Казан университетына кереп белем алу турында хыялланганнар. Мондый бәхет исә ул заман татар язучыларыннан бары тик Газиз Гобәйдуллинга гына насыйп булган.

Хыялда гына калган университет революциядән соң татар язучыларына ишекләрен киң ачкан: монда Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Һади Такташ чыгыш ясаганнар, университет студентлары аларның ялкынлы сүзләрен тыңлаган. Монда студентлар белән очрашу кичәсенә Фатих Әмирхан килгән. Әсәрләреннән, публицистикасыннан революция рухы бәреп торган сөекле язучыларын – авыру Фатих Әмирханны – беренче совет студентлары, коляскасы белән күтәреп, Актлар залының түренә алып кергәннәр. Володя Ульяновның беренче революцион чакыруы яңгыраган мәшһүр Актлар залында, Россиянең могтәбәр галимнәренең авазларын ишеткән таш диварлар эчендә революциядән соң татар совет даучыларының тавышы яңгыраган. Халкыбыз өчен кадерле, бик изге урын ул университет!

II

Менә утыз биш ел инде университетта татар филологиясе бүлеге эшли.

Мәгълүм ки, университетның татар филологиясе бүлегенә яшьләрнең бер өлеше үзләрен, белем алудан тыш, иҗади эшкә багышларга дип хыялланып киләләр. Дөрес, язучы, шагыйрь, драматург булырга бер генә уку йорты да махсус өйрәтми, моның өчен талант – беренче чиратта талант кирәк. Талантка үсеп, ачылып китү өчен һәрвакытта да тиешле шартлар таләп ителә. Университет стеналары эчендә исә моңа тулы мөмкинлекләр бар. Әдәбият кадрларын талантлы яшьләр арасыннан сайлап алу, үсәргә ярдәм итү ягыннан, әлбәттә, кафедра укытучыларының әдәби процесска якын булулары зур әһәмияткә ия. Татар филологиясе бүлегенең бөтен тарихы моның шулай икәнлеген раслый. Язучылар союзы әгъзаларыннан монда беренче чиратта бүлекнең «бишеге янында торган» Мөхәммәт Гайнуллин, Латыйф Җәләй кебек күренекле әдәбиятчыларны әйтергә кирәк. Алар, татар филологиясе бүлеге ачылгач та, студентларның иҗади көчләрен үстерү өлкәсендә зур эш алып баралар.

Бераздан алар янына тәнкыйтьче Гази Кашшаф, утызынчы елларда ук үзенең каләмен поэзиядә һәм прозада сынап караган әдәбият галиме Хатип Госман, фольклорчы Хәмит Ярми, Тукай иҗаты буенча белгеч Якуб Агишев килеп кушыла. Бүлек үзенең беренче чыгарылышларында ук татар әдәбиятының бүгенге көндә төп көчләре булган язучылар, тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләрне үстереп зур дөньяга озата. Әдәби процесста үз авазларын ишеттергән Язучылар союзы әгъзаларыннан прозаиклар Г. Ахунов, Н. Фәттах, Ә. Баянов, А. Гыйләҗев, Э. Касыймов, В. Нуруллин, К. Тимбикова; шагыйрьләр З. Мансур, Ә. Юныс, М. Хөсәен, З. Мәҗитов; тәнкыйтьчеләр М. Хәсәнов, Р. Бикмөхәммәтов, И. Нуруллин, Н. Юзиев, А. Әхмәдуллин, А. Яхин, Ә. Кәримуллин, Т. Галиуллин, Ф. Миңнуллин, М. Госманов; тәрҗемәчеләр К. Миңлебаев, Я. Халитов, Ф. Гайнанова; очеркчылар М. Хәмитов, С. Шакир әнә шул чорда укыганнар. Алтмышынчы елларда университетта журналистика бүлеге ачылу белән иҗади көчләрнең бер катлавы анда җитешә башлый. Бу бүлекне тәмамлаучылар арасыннан Ш. Рәкыйпов, Н. Мадьяров, М. Вәлиев, Ә. Гаффаров, М. Галиев тиз арада үзләренең язучылык талантлары белән халыкка танылалар.

Университетның татар әдәбияты кафедрасы белән алтмышынчы-җитмешенче елларда әдәбиятчы Хатип Госман җитәкчелек итә. Бу елларда бүлектә укучылардан берничә тапкыр дулкын-дулкын булып талантлы шагыйрьләр калкып чыга. Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Гәрәй Рәхим, Мөдәррис Әгъләмов, Рәдиф Гатауллин, Рөстәм Мингалимовлар университетта укыганда ук шагыйрь буларак танылып өлгерәләр. Алар артыннан тагын бер катлау – Кадыйр Сибгатуллин, Равил Вәлиев, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Шамил Маннаповлар Язучылар союзына килә.

Бүлекне җитмешенче еллар тирәсендә дә байтак өметле каләм ияләре тәмамлап чыкты. Алар арасында Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин һ. б. әнә шундыйлардан.

Шунысы кызык: университетның башка факультетларыннан, башка белгечләр әзерли торган бүлекләрдән дә язучылар чыгып тора. Утызынчы елларның башында ук университетның география факультетында язучы Мөхәммәт Гали белем ала. Илленче елларда исә бу факультетны тәмамлаган Ләбибә Ихсанова язучы булып китә. Әгәр Тамара Ян, Геннадий Паушкин, Игорь Золотусский, Рафаэль Мостафин, Мәҗит Рәфыйков, Рөстәм Кутуй, Илдус Ахунҗанов, Борис Дедюхин, Татьяна Поликарпова, Геннадий Хлебников кебек язучылар рус филологиясе бүлегендә укысалар, Николай Беляев, Диас Вәлиев – геология, Роман Солнцев (Ренат Суфиев), Адлер Тимергалин – физика-математика, Равил Бохараев механика-математика факультетларында белем алалар.

Университетның тарихын язучы кеше киләчәктә бер нәрсәгә игътибар итми калмас: монда укыткан яки укып югары белем алган кешеләр арасында Тукай һәм Җәлил премияләренә (Равил Фәйзуллин), Тукай премиясенә (Гариф Ахунов, Диас Вәлиев, Нил Юзиев), Җәлил премиясенә (Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин) лаек булган язучыларның исемнәре очрар. Хәер, университетның тарихын язганда ул исемлек моның белән генә чикләнмәс әле…

III

«Университетны тәмамлап чыктым» дигән яшь язучыдан күп нәрсә таләп ителә. Университет белемгә сусаган, үзенең дөньяга карашын киңәйтергә, белемен, культурасын үстерергә теләгән яшьләр өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Монда телләр, әдәбиятлар, иҗтимагый фәннәр өйрәнү, спорт, сәнгать-эстетика мәсьәләләре югары дәрәҗәгә куелган. Татар филологиясе бүлеге студентлары, бигрәк тә үзләре иҗат эше белән шөгыльләнгәннәре, танылган язучылар, галимнәр, культура-сәнгать эшлеклеләре белән еш күрешәләр, фикер алышалар. Моның исә күптәнге күркәм традицияләре бар. Әле илленче еллар башында ук бүлек студентлары белән очрашуга композиторлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи килеп йөри иде. Язучылар, композиторлар белән очрашу университетның барлык факультетлары өчен дә зур бәйрәмгә әйләнә иде. Мондый очрашу кичәләрен оештыруга университетның проректоры, профессор Искәндәр Шәфигуллин зур көч куя. Ул елларда студентларның әдәби иҗат түгәрәкләре утырышына Уфадан махсус рәвештә Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазановлар килә. Казан дәүләт педагогия институтында укучы Әнгам Атнабаев та университеттагы каләмдәшләре белән көч сынаша, иҗат түгәрәгенең утырышларын калдырмый. Университет студентлары алдында язучылар Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Н. Арсланов, Ә. Исхак, А. Расих, Ә. Еники, Г. Бәширов, С. Хәким, X. Туфан, Н. Исәнбәт, X. Ярми, скульптор Б. Урманче һ. б. чыгыш ясыйлар. Бу матур традиция әле дә дәвам итә. Студентларның иҗади түгәрәгенә, аудиторияләргә Н. Фәттах, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Сәлимҗанов, Т. Миңнуллин, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин кебек иҗат кешеләре еш килә. Һәр очрашу яшь иҗади көчләр өчен һичшиксез зур тәэсир ясый, һәр очрашудан яшьләр файдалы сабак ала. Моннан тыш, Татарстан Язучылар союзы идарәсе дә университетның иҗат көчләрен даими рәвештә күз астында тота. Язучылар оешмасы каршындагы тәнкыйть, поэзия, проза, тәрҗемә секцияләренең эшендә, семинарларда студентлар зур теләк белән катнашалар. Мондый бердәм иҗади эшнең никадәр файдалы, нәтиҗәле икәнлеген күрсәтеп торучы байтак фактлар бар. Университетта укучы иҗади яшьләрнең беренче әсәрләре – тәнкыйть мәкаләсеме ул, хикәя яки шигырьме – «Казан утлары» журналында да басыла. «Казан утлары»нда басылу исә бик җитди хәл, бу инде, бер дә шиксез, зур иҗат юлына «заявка» биреп кую дигән сүз. Тагын шунысы да бар: Татарстан Язучылар союзындагы йөз иллеләп язучының илле бише Казан университетында белем алган! Зур әдәби дөньяга чыкканчы, болар үзләренең каләмнәрен нәкъ менә университетта укыган чорда тибрәтеп караганнар…

…Июнь ае. Һәр елны июнь ахырында, Ленин урамындагы юкә чәчәкләреннән бал коелганда, диплом алган йөзләгән яшьләр университет белән саубуллашырга Володя Ульянов һәйкәле янына киләләр. Кыска төн узып, кояш нурлары университет ансамбленең борынгы гөмбәзләренә агылганда, бу мәйданда җырлар яңгырый. Монда татарча да, русча да, инглизчә дә, латинча «Гаудеамус»ны да җырлыйлар. Әмма җырларның төп мәгънәсе бер генә:

Сакланыр мәңге хәтердә университет…


Социалистик Татарстан. – 1979. – 25 декабрь

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх