Читать книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев - Страница 8

Тынгысыз каләм
Әдәби сүз игътибар сорый…

Оглавление

Заманында шигырьдәге бер сүзнең ялгыш куш җәяләр эченә алынуы нәтиҗәсендә Тукай белән З. Рәмиев арасында никадәр полемика булып алган. Җавап шигырьләр басылган, моңа җавап рәвешендә Тукайның «Аңлашу» исемле мөрәҗәгать хаты игълан ителгән, «Аңлашуның җавабы» басылып чыккан һ. б., һ. б. Без, егерменче йөз башы әдәбиятын өйрәнүчеләр, бер куш җәядән башланган шушы полемикага кабат-кабат әйләнеп кайтабыз, бу турыда язабыз.

Тукай тыныш билгесен ялгыштыруга да игътибар биргән һәм шигырьне ялгыш үз адресына кабул итүче белән матбугатта аңлашкан. Ләкин Тукайның әсәрләре белән без шагыйрьнең үзе кебек сак мөгамәлә итмибез икән. Менә нибары ике мисал (саный китсәң, аларны бер мәкаләдә сыйдырып бетерү мөмкин булмас иде). Тукайның иң популяр ике шигырен генә тикшерик. Беренчесе – «Пар ат». Моны инде без яттан да беләбез.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем…


Тукта! Игътибар кирәк. Шагыйрьнең биографиясен хәтерлик. Шигырь Уральскида чакта язылган. Шагыйрьнең ул «торган» җире генә, «туган» җире түгел. Аннан соң безнең күңелдә инде шигырьнең икенче юлы рифмасына ятып җырлап тора:

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.


Менә шулай булырга тиеш. Биография дә, рифма да сәламәт акыллы әдәбиятчыга кычкырып торалар: «торган» җирем кирәк! «Корган – торган». Ләкин ничә еллар буе басылып килгән бу шигырьне мәктәп дәреслекләреннән, Тукай җыентыкларыннан, ниһаять, дүрттомлыктан тикшереп карагыз. «Туган җирем» дип басалар.

«Бер татар шагыйренең сүзләре» дә шундый язмышка очраган. Ничәмә-ничә китапта татар шагыйре, үзенең милләте аңа мылтык-ук атар булса да, «күкрәк биреп» каршы тора икән! Алай булмый бит инде, «күкрәк бирә» торган баһадирлар булмый бит. Тукай алай димәс, андый мәгънәсезлекне җибәрмәс. Үзе чыгарган шигырь китапларын карарга кирәк. Анда болай:

Күкрәк киереп каршы торам, миңа милләт

Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да.


Тукай үзе исән булса, мондый бозучыларга «шифалы» бер сүз әйтми калмас иде. Хәер, ул үзе өчен генә түгел, дусты, мәсләктәше М. Гафури өчен дә әйтер иде. Чөнки татар совет поэзиясенең энҗеләреннән булган «Кызыл байрак» шигырен дә бозалар хәзер. Моны барлык бала күңелдән белә, без дә моны хәтердә саклыйбыз – шигырь күңел түрендә җырлап тора. Аның саен саксыз эш итәбез.

…Шагыйрь, көчле эшчеләр күтәргән Кызыл байракны күреп, шуңа гимн җырлый. Шигырь 1917 елның язында патша бәреп төшерелгәч – кара көч бетерелгәч язылган. Кара көчкә каршы торган байрак җилферди. Урамда – нәмаеш9.

Кара көчләргә

Каршы тора ул, –


дип басалар бу шигырьне. Шагыйрьнең 1965 елда Казанда чыккан китабын кара! «Тора ул – корбан ул» рифмалашмый. Шагыйрь алай ук саксыз булмас. Аннан соң шагыйрь байракның үткәнен сөйли: кара көчләргә каршы торган ул, ди. Бүген шуның өчен югары эленде ул, ди. Кара көч инде җиңелде, ди. Әнә шуңа күрә шигырь менә болай укылырга тиеш:

Кара көчләргә

Каршы торган ул,

Бирде бу юлда

Миллион корбан ул.


Монысы – Гафурича. Бу – шагыйрьчә. Гафури дигәннән, аның шигырьләрендәге, прозасындагы башка характердагы саксызлыкларны да күрсәтергә булыр иде. Мәсәлән, аның бер шигыре китап саен исемен үзгәртә, «Бетсен сугыш», «Бетсен империалистлар сугышы» һ. б., һ. б. Китап саен төрлечә. Хәтта бер үк китапта төрлечә (алда телгә алынган китапны карагыз!). Бәлки, бу шигырьгә М. Гафуриның үзе чыгарган җыентыктагы исемне кайтарыргадыр? Мәсәлән, 1922 елда «Гажур» нәшриятында чыккан «Кызыл байрак» исемле җыентыкта ул шигырь «Бетсен империализм сугышы» дип аталган. Прозасындагы гарәп сүзләрен тәрҗемә иткәндә дә бер тәртип кирәк иде. «Кара йөзләр» повестенда хәзрәт шаһитларга болай ди: «Сез дөрес әйтәсез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кадеф өчен үзегезгә хәт лазем булып килә».

Күренгәнчә, монда безгә таныш булмаган өч сүз килеп чыкты. Кадеф (кадеф, кадефүн) – «яла ягу», «нахак сүз ыргыту», «сүз белән пычрату» мәгънәсендә; хәт – җәза; лязим – тиеш, тиешле. Әлеге китапта моны тетеп бетергәннәр. Кадеф «бозыклык өчен таш белән ату» дип бирелгән, бу урында исә – «нахак бәла ягу, гайбәт» кирәк иде. «Лазем» түгел, «лязим» кирәк һ. б., һ. б. Без бер генә битне алдык – анда әллә никадәр төгәлсезлекләр. Аннан соң, гарәп сүзләреннән алынмаларны биргәндә, К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллиннарның 1965 елда чыгарылган «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»н нигез итеп аласы иде. Югыйсә гарәп сүзен кем ничек теләсә – шулай бирә. Бу бигрәк тә классиканы кабат басканда сизелә.

Күп авторлы, күп хуҗалы шигырьләр турында берничә сүз. Алар да очрый. Бер үк шигырьне, әйтик, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы»на эпиграф итеп тә күреп була («Киң дала, күрәсең…»), шул ук шигырь – Татарстан китап нәшрияты чыгарган К. Әмири китабында да килеп чыга. Ни өчен К. Әмири шигыре булып кереп киткән?

Дәрдемәнд белән М. Укмасыйның да «уртак» шигырьләре бар икән. Дәрдемәнд аны «тәрҗемә» дип биргән. Ихтимал, төрекчәдәндер. «Нәсыйхәт» исемендәге бу шигырь «Шура»да 1909 елда (№ 10) һәм 1915 елда (№ 17) басыла. Кабат басылганда – «Кыйтга» исемендә. Инде килеп, берничә генә иҗек үзгәртелеп, шул ук шигырьнең тәрҗемә икәнлеге әйтелмичә генә М. Укмасыйга да «ябышып» йөрүе гаҗәбрәк.

Дәрдемәндтә:

Гәрчә күрсәң ата-анаңдан җәфалар күп заман,

Син җәфа итмә аларга, бәлки хөрмәт, и угълан!

Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,

Син дә угълыңнан алырсың аны, әлбәт, и угълан!10


М. Укмасыйда:

Гәрчә күрсәң ата-анаңнан җәфалар күп заман,

Син җәфа итмә аларга, хөрмәт иткел, и угыл!

Син ниләр кылган исәң атаң өчен, анаң өчен,

Син дә углыңнан күрерсең кылганыңны, и угыл!11


Текстлардан бер нәрсә аңлашыла: һәр ике шагыйрь бер үк заманда бер үк шагыйрьне тәрҗемә иткән. Шулай булгач, дәгъва нәрсәдә? Игътибар кирәклектә. Бу – М. Укмасый шигыре түгел, иң күбе – тәрҗемә. Моны күрсәтергә иде. Дәрдемәнд белән сүзгә-сүз булуы моның хәтта тәрҗемә икәнлегенә дә шик тудыра.

Д. Гобәйди шигырьләренә дә шундый бер әсәр өстәлгән12. Анда ул «Сабанчы бабай» дип йөртелә. Бу – унынчы елларда бик популяр булган җыр, аны «Башмагым» көенә җырлаганнар. Ләкин шул ук текстны без «Шура» журналының 1912 елгы 23 нче саныннан да таба алабыз. Анда исә ул «Ф. Туйкин әсәре» дип бирелгән. Шунысына ышанырга кирәктер.

Мисалларны күп китерергә мөмкин. Теләк бер генә: әдәби әсәр, сәнгать сүзе белән сак мөгамәләдә булырга кирәк. Төзүче игътибарлы булсын, рецензент уяу булсын, редактор сак булсын. Ләкин барысы да белемле булырга тиешләр…

Социалистик Татарстан. – 1972. – 26 март

9

Нәмаеш – демонстрация; тантана. – Ред.

10

Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1959. – 50 б.

11

Укмаси М. Сайланма әсәрләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1958. – 73 б.

12

Гобәйди Д. Шигырьләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1959.

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8

Подняться наверх