Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 1
Йөрәк канатлары
Оглавление(Тәэссорат)
Мин, тәпи йөри башлаганнан бирле, агачларга, баганаларга үрмәләргә, агач ябалдашларында тирбәлеп утырырга ярата идем. Өй түребездә тупыл, миләш, шомырт агачлары үсә иде. Инештә күлмәк-ыштан белән балык сөзеп чебиләгән аякларны машина мае – солидол белән майлап төзәтәбез, имеш. Аннан тагын да шәбрәк дәвасы табылды (кайсы уйлап чыгаргандыр): тупыл башларына менеп, карга ояларыннан кош күкәйләре җыеп төшеп «чебиләр»гә сылый идек. Ә агачка үрмәләүдә, әйткәнемчә, мин беренчеләрдән идем. Соңыннан мин, әлеге тойгыларны шигырь итеп: «Шуннан бирле мин тупылдан очам, ярдәм эзләп күккә тотынам. Очам һаман тупыл ботагыннан… Тик уянып кына котылам», – дип язган идем («Карга каргышы»). Балачак, дибез. Әмма күпмегә сузылачак ул балачак?.. Тәэсирләнүчәнлек, хыялга бирелү, адәм күзе күрмәгәнне күрергә тырышу, яңага омтылу – болар бар да хыялыйлыктан киләдер инде. Бер уйласаң, хыялларның, романтиканың масштабы балачак өчен уртак берәмлекләрдән башланадыр ул. Тумышы белән һәркем хыялый, романтик. Кемнәр язларын, кар астына су төшкәч, буалар буып, гөрләвекләр агызып уйнамаган, күлдәвекләрдә кәгазь көймәләр йөздермәгән? Хыялны да, романтиканы да тәрбияләп, тормышка җайлап буладыр ул. Әйтик, балачакның аквариумнары сине диңгез-океаннарга чыгарса, кәгазь көймәләрең җилкәннәргә әверелсә, агач атлардан чын тулпарларга күчеп утырсаң – болар хыялның, романтик талпынуларның чынга ашуы бит инде! Күп вакыт аерым шәхесләрнең, шагыйранә җаннарның кайбер гадәтләре гомумтормыш, яшәеш фонында сәеррәк күренсә, моны гомумстандарттан китү, гайре табигый, «ненормальный» күренеш итеп тә бәяләргә мөмкиннәр. Күп очракта бу шулай кабул ителә дә. Гомеремнең нәкъ менә шушы төшендә үземнең кайбер гадәтләремә исем китә. Сүземнең башындагыча, миңа яшьтән биеклек, Туфанча әйтсәк, «лунатыйлык» зәхмәте кагылган иде бугай…
Безнең авыл урманы буенда бүрәнәләрдән чөйләп-шпилләп торгызылган озын агач манара, безнең якның үзенә бер «Эйфель башнясы» бар иде. Аны ул чакта «маш» дип атыйлар иде. Безне, авыл малайларын, сихерләде бит шул маш! Беркөнне, җыелып, көзге урманга соңгы чикләвеккә менәргә булдык. Көзге соңгы чикләвекне «кияү чикләвеге» дип тә йөртәләр, аны инде берәмтекләп, санап кына җыясың. Кояшлы алтын көз тора! Камыллар ерып, урманга менәбез. Яңадан шул маш тартып китерә бит үзенә! Барыбыз да аңа үрмәләргә, түбәсенә үк җитәргә чамалый. Табаннарымны төкерекләп, беренче булып мин тәвәккәллим. Машның иң очына кадәр диярлек менеп, гөмбәз астындагы түгәрәк өстәлчегенә басам да башта күлмәгемне, аннан… чалбарымны очыртам. Күлмәк, парашюттай кабарып, өстән кычыткан чаклы гына күренгән урман ягына оча, кинәт искән җилдә чалбар да шул тарафка авыша… Әлеге «маш» дигәннең калтырап торган агач басмаларына кайда басып, кайда тотынып өскә үрмәләве җиңелрәк икән. Ә менә төшүе?! Аска карап булмый. Аяклар белән капшап, сак кына басарга туры килә! Шулай да төштем. Малайларның күзләре миндә, авызлары ерылган, кайсыдыр ауный-ауный көлә! Янәсе, тап менә хәзер күлмәк-ыштаныңны! Көтү булып, башларыбыз әйләнгәнче эзләсәк тә таба алмыйча, трусиктан гына, яланаяк камыллар ерып өйгә кайтам. (Күлмәкләр урман эчендәге бер ботакта черегәндер инде.) Кырда ярый әле, өйгә ничек кайтып керәсе? Бәхеткә күрә, әни бакчада иде. Киенеп, берни булмагандай, аның янына чыктым.
Төшәсеңне белмичә биеккә үрмәләү үзе бер фәлсәфәгә әйләнде минем өчен. Чөнки мондый хәлләр кабатлана торды. 1963 елны Латвиягә баргач, Сигулданың «Турайд Розасы» замогы диварына тырышып үрмәли торгач, тәки арка өстенә менеп бастым. Ә менә төшү – кая ул? Аска карасам – баш әйләнә! Юлдашларым ераклаша баралар. Кычкырдым түгел, акырдым бугай. Хәлне аңладылар, автобустан җәймәләр алып, батут ясап йолып калдылар…
Төшәм, төшәм… Менүләрдән
Кыенрак икән төшүләр.
Ничек төшәрләрен уйламыйча,
Кыяга да менә кешеләр! –
дип язганнарым үземә үк булып чыга икән бит!
Аннан соң, 1964 елдамы, беренче кырпак карлар төшеп торганда, шагыйрь Зөлфәт белән (аның әле студент чагы) Әлки районына укучылар белән очрашуларга бардык. Кайтканда да Кама аша Саескан тавына паром белән чыкмады. Исәпсез-хисапсыз машиналар чираты! Мин бит җитәкче, «без беренче булырга тиеш»! Машина эзләп күперчек буйлап барганда, чигенеп торган «Татра» машинасының иңбашына кагылып китүе була, мин, тигезлекне югалтып, 8–10 метрлы биеклектән көзге болганчык Камага очам! Очкан хутка ике бүлемле портфельнең ике йозагы да ачылган. Суда кулъязмалар йөзә… Шулай да, Ходай юнь биреп, бер төзелеш нәчәлнигенең кара «Волга»сына утырып, Казанга беренче булып җилдереп кайттык!
Ә менә… искә төшерсәм, чәчләрем бүген дә үрә торырлык бер мизгел һич тә онытылмас. Ялтага иҗат йортына баргач, диңгездә биш баллы шторм вакытында су кереп харап була яздым. Ишелеп килгән дулкынны төпкә чумып уздырып җибәрәм, имеш! Бер дулкынны уздырдым, кабарып килгән икенчесе мине каплады да, суырып алып, вак ташлар белән бутап әвәли башлады. Бөтенләй үк тынсыз булдым дигәндә, өченче бер дулкын ярга ук очыртып чыгарды! Рәхмәтле дулкын булгандыр, күрәсең!.. Кешеләргә карарга уңайсыз. Янәшәдә хатын-кызлар аһ итеп торалар: «Господи, надо же!..» – диләр. Ошбу хәлне дә мин шигырь белән «беркеттем». «Эчке Аваз» дигән шигырь шундый гарасат хакында:
…Талпынды да соң кат, ярга чыкты
кайнап торган упкын арасыннан,
һәлакәтнең нинди зур буласын
күрде бары кешеләр карашыннан…
Хәвефлесе аның – Эчке Аваз,
иң хәтәре аның – соңлаганы;
кан тавышы,
вөҗдан кычкырганы,
сулык-сулык
намус елаганы!..
Җансызмы соң, –
яши һәр үләндә,
һәр яфракта яши Эчке Аваз.
…Диңгез тынган иде.
Пар шикелле
чыгып тора бер сүз:
«Кот-ка-ры-гыз!..»
…И күңелнең нарасый чаклары! Сагындырмаслык та түгел шул. 1957 елны беренче тапкыр Кара диңгезгә баргач (мин инде малай түгел юкса, икенче курс студенты), Ялтадагы Учан-Су шарламасы янында «әкияти» бер кызый белән танышып китеп, көньякның кара бәрхеттәй күгендә бриллианттай йолдызлары кабынгач, ни хикмәттер, икебез ике агачка менеп, тирбәлә-тирбәлә, төн ката җыр җырлап утырдык. Аерым агачта шыңшып утырганчы, ул кызыйны бүтәнчәрәк назлый алмадым микәнни? Хәзер болар көлке генә! Шунысы да бар: курсовкамның яртысын да ял итеп бетермичә, минем өчен оҗмах тоелган, магнолияле, кипарислы көньяк диңгезен ташлап, караңгылы-яктылы бер таңда автовокзалга дип нигә кузгалдым икән? Янәсе, Казан, андагы гүзәлем сагындырды!.. (Яшьлек бит, йөрәк канатлана!) Бүген дә диңгез акчарлаклары, дулкыннар шавы колагымда тора!.. Шунысын әйтим: кая гына барсам да, юлларымда мине һәрчак ашкынулы дәрт, шигърият озата барды. Тормышның, табигатьнең моңарчы адәм күрмәгән якларын күрү, яңалыклар ачу теләге – үзе бер күңел байлыгы, романтика лабаса! Шагыйранә хыялыйлык мине тормыш чытырманлыкларына да алып керде, шигърият мине коткара да килде, шөкер. Бу хакта минем фикердәш дустым, шагыйрь: «…Аны бары тик бер фәрештә – шигърият кенә саклады, исән калдырды», – дип язган иде. Күңелемне аңлавы өчен мең рәхмәтләр аңа!
Романтика, әйе, миңа һәрчак канат булды.
Минем Әстерхан өлкәсендә бер ел яшәвем үзе бер гомергә торырлык. Җәмәледәге укучыларым минем хөрмәткә утырткан Ак Тирәгем исән-саумы икән? Ошбу хатирәне искә алганда, елмаймый-көлми һич тә булдыра алмыйм! Балаларны дөге җыярга басуга алып чыккач, бу якта беренче дөяне күреп, укучыларымнан аерылып, шул дөя янына баруым да үзенә бер сабак булды. Тут тирәге төбендә бер гөнаһсыз басып торган дөягә, табигать баласына бер түмгәк алып томырдым бит! Ә үзем мөгаллим, имеш! Дөя дә җавапсыз калмады: салмак кына минем тарафка борылды да, иреннәренә җирәнгән кыяфәт чыгарып, «хач!» итеп бер төкерде! Әмма миңа килеп җитмәде, шөкер…
Шуннан соң мин халыкның «Аягыңа сыер басмасын!» дигән тәгъбирен, үземчә үзгәртеп: «Битеңә дөя төкермәсен!» – дип йөри башладым. Йә, бәрәкәт!
Кемнәрнең юк,
Тормыш ташына бәрелеп,
Җанын канатканы?!
Романтика – адәмнәрнең
Йөрәк канатлары!..
Нәкъ шулай…
Роберт Әхмәтҗанов
2003