Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 14

I
«Уйларымда кабат туган ягым…»

Оглавление

Уйларымда кабат туган ягым,

кырларыңа килеп кердем мин.

Җилләреңдә – Татарстан исе!

Ак болытлар оеп калган тын.


Урманнарым – август кочагында,

саф җилләрдә шаулап ала тын.

Җилләреңдә – Татарстан исе –

шуңа барам кояш ягыннан!

Таулар аша,

сулар,

еллар аша

урап киләм

сабый чагымнан.


Чакрымнарны артка томырып кайтам,

җилләреңдә – Татарстан исе!

Арышлардан урманнарга агыла,

шулай кагыла дулкынлану хисе!

Саумы, җирем! Алтын камыл җырлый

уңыш турындагы бөек җырны.

Ватан үлчәвендә саллы булды

уңышларың!

Шуңа

түрдә урының…

Саумы, Татарстан!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх