Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 17
I
Мирәт буе
ОглавлениеКүк – юылган зәңгәр кафель,
таштан ташка су ага…
Яз шигыреңне, каләм әһеле, –
ак каурыйлар елгада.
Яр өстеннән аска очты,
ташка төште чикләвек…
Менә сиңа көзге почта:
«Җәең килә чикләнеп.
Ичмасам, бу ярны, талны
күзләреңә алып кал!»
…Салмак кына йөзеп калды
без тотмаган балыклар…