Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 23

I
«Авылым – Арышым…»

Оглавление

Авылым –

Арышым,

син минем Парижым!

Үрләр аша миңа үреләсең,

солы кырларыннан карыйсың.

Карабодай тулы төклетура,

бәбәкләре зеңли ясмыкның.

Шул уйларда ничә көзгә кердем,

шул хис белән ничә яз чыктым!

Каенстан!

Урман башыннан ук күренәсең –

йөрәгемә матур утырган!

Әнә синең яңгыр басмаларың,

урамнарың –

минем Нотр-Дам1!


Әнә зәңгәр инешең, шатлыгыннан

ташларына чаклы яктырган!

Авылым,

күтәреп куй хәтер пәрдәләрен, –

сагыну җиле иссен үрләрдән…

Алып китә мине еллар синнән,

суларыңда кала күләгәм…


Инешеңә иелеп, кояш белән

чәчен юа синең талларың.

Еллар аша күренә: шундый биек

күтәрелер икән таңнарың!..

Еллар аша күрәм кояшыңның

камылларда чәчрәп янганын.


…Тау артыннан ишетәм туган якта

әрекмәнгә

тамчы

тамганын!


1

Париждагы собор.

Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх