Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 41
I
«Кояш төшкәч тегермән артына…»
ОглавлениеКояш төшкәч тегермән артына,
камылларда сүнгәч чаткысы,
офыкларда, янгын шәүләседәй,
зур шәһәрнең уйный балкышы.
Чаптым шунда, чаптым кырлар аша,
күңелемә якты як эзләп…
(Ул чак, юләр, белгәнме соң әле
бардыр диеп анда Татиздат?!)
Чаптым шунда яшел арыш ерып,
солыларның коеп чулпысын.
Урман аша чаптым, куак ярып,
чытырманы чәчтән йолкысын –
туктамадым.
Җәй кычкырды миңа:
«Бер артыңа борылып кара хет!»
Карамадым.
Кара төтен бөркеп,
алып китте
ап-ак пароход…
Инде карыйм: анда кояшлы җил
тау битенә яга ак кершән.
Кар таулары аша чабар булам,
туган ягым язган хат килсә…
…Карабодай кырларына карыйм,
карабодай кыры –
ак күбек.
Һәр хәрефен йөрәгеңнән алып,
син сагынып язган хат кебек!