Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 27

I
Яңага күчү

Оглавление

(Бусага догасы)

Бу бусага – тормыш чиге,

хаклык торсын сакта.

Намус калсын безнең белән,

ялган – теге якта.

Тугрылык калсын безнең белән,

гайбәт – теге якта!

Теге якта – кәгазь гөлләр,

көя кискән уют;

базарның таш мәчеләре

утыра анда оеп!..


Кала шулай,

кала бездән, –

бөтен чүп-чар кала!..

Иске бистә каршысында

калка яңа кала.


Без генәме? Ил күченә,

күчеш бара һаман;

җырлап яңа калаларга

күченә яңа заман.

Күченә яңа заманга

гүзәл яңа гадәт…


Хәерле юл, күчүчеләр,

сезгә изге сәгать!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх