Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 34

I
«Сиңа карыйм да…»

Оглавление

Сиңа карыйм да күңелдән

язларның сурәтен ясыйм.

Кызганма, борчылма,

     дөньяда

тагын бер сурәтең калсын.


Минем күк сөеп чәчеңнән

язгы давыллар тарасын.

Соңыннан,

сагынып исемеңне,

Рәсемеңә еллар карасын!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх