Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 22

I
«Бу төбәктә, бу төбәктә бары…»

Оглавление

Бу төбәктә, бу төбәктә бары

Шат көннәрнең тәүге авазы.

Юлларыма бурап яуган кары,

Уйларыма биек һавасы!


Тыңлап туялмаслык әкиятләре,

Чишмәләре ургый таш ярып;

Буыннарның гореф-гадәтләре

Бу төбәктән китә башланып.


Бу төбәктә безгә дигәннәре

Тора балкып кояш утыннан.

Шаулый җирдә татар имәннәре,

Шаулый илдә якташ тупыллар!


Көрәш шавы тулы заманнарда

Шунда туып гомер кичелгән,

Язмышыбыз шунда ялганган да,

Кендегебез шунда киселгән.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх