Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 35

I
Кар яктысы

Оглавление

Уйнаклады таңда салкын карлар,

ак карларда зәңгәр эзләр бар.

«Уф!» дип куя җилләр ерак китеп, –

ак карларны эретер сүзләр бар.

Сүзләр йөри синең эзләр буйлап,

салкын кышлар килде микәнни?

Якты. Салкын. Әллә син түгелме?

Кар яктысы көлде микәнни?..

Бер нәрсәнең сизәм җитмәгәнен:

йөзең кайда салкын аллаган?..

Йокысыз төн, елмаюларың бар,

истәлегем сиңа ялганган.

Уйлар чәчәк аткан төннәрем бар,

карга уелып калган эзләрем…

Кар яктысы кебек елмаюың,

әллә әрнү,

әллә бәхетеңнән

тоныкланган зәңгәр күзләрең…


Ни әйтсәң дә, һаман сиңа тарта,

сиңа тарта

зәңгәр эзләрем…


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх