Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 25

I
Мизгел

Оглавление

Сары эт чаба болында,

җил исә, уйный гөлләр,

инештә уйнаклый ташбаш…

Яктырып туймый көннәр!


Сыена үлән төбенә

кояштан килгән өннәр…

Чап, әйдә, Сарбай, җилгә өр,

тауларга, кабат – җилгә.

Күбәләк күләгәседәй,

бу мизгел калсын җирдә.


Ник соң җил күзгә күренми? –

Әйталмыйм анысын бер дә…


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх