Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 33

I
«Болытлар суда йөзә…»

Оглавление

Болытлар суда йөзә,

Күл буе – яшел камыш.

Күңелдә – талгын сагыш…

Җуелмас өмет исә

Ерак шатлыгын сизә.

Болытлар суда йөзә.


Алланды шәфәкъ тагын,

Камышлар шаулый талгын;

Талгын, ямансу булып…

Судагы алсу болыт

Яулыгы сыман аның…

Алланды шәфәкъ тагын!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх