Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 24

I
«Имән яфраклары оча…»

Оглавление

Имән яфраклары оча,

оча яшел курпыга.

Аланлыкта туйраларым

бер шаулый да бер тына.


Имәнлектә искә алдым

Мин дә туйра чагымны.

Уйга да китермим, урман,

Җырлап туяр чагыңны.


Шаулый әле яшь туйралар

Имәнлек уртасында.

Гүя син дә яшь туйрадай

Шауларсың, тотарсың да!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх