Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 30

I
«Күпме булган инде хата гамәл…»

Оглавление

Күпме булган инде хата гамәл,

кыен чәчеп, җиңел урганнар?!

Кергән һаман җанга җилбәзәкләр,

читтә калган көтеп торганнар.


Мәхәббәттә һәм нәфрәттә әле,

бу тормышта һаман өйрәнчек.

Узып китә гомер, – дошман түгел! –

тик үз-үзең белән көрәшеп!


Феникстай, көлдән ярала рух,

хыялларның чиге күренми…

Шаулый җанда Идел тупыллары,

якты еллар хоры сүрелми!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх