Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 31

I
«Кама өсләрендә күк күкрәде…»

Оглавление

Кама өсләрендә күк күкрәде,

сөю антын җиргә биргәндәй.

Агачларны җилләр барлап йөрде:

«Исәннәрме бар да?» – дигәндәй.


Агачларны җилләр барлап йөрде,

мин барладым сине йөрәктә.

Аһ, бу чакны җылы кулларыңның

кирәклеген тойдым бигрәк тә!

Бу якларда җилләр – сагыну җыры,

исмәс иде сиңа кирәктә…


Кама өсләрендә яшен яшьни,

күкрәүләре – минем йөрәктә!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх