Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 37

I
Кояшларың белән кил син…

Оглавление

Кояшларың белән кил син миңа,

син бит минем ике канатым.

Әллә син булганга, бу дөньяны,

бу тормышны өзелеп яраттым!..


Кояшларың белән кил син миңа,

бер яктырсын йөргән юлларым.

Елмаюың аша тагын бер кат

матурлыгын күрсәт дөньяның!


Кояшларың белән кил син миңа,

сагындырып килгән яз сыман.

Синең белән башны башка куеп

сөйләшәсе сүзләр бар сыман…


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх