Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 40

I
Гомер тирәге

Оглавление

Пәһлевандай, башы күккә ашкан,

утыра бөек Кояш утында,

тып-тын гына балкып! Ерактан-

еракларга сузыла күләгәсе.


Яфраклары – еллар. Якты эчкән.

Тармаклары – гомер шәҗәрәсе.


И шаулый ул заман җилләрендә,

шавы кушыла еллар шавына!

Түшәләләр алтын яфраклары,

Охшап якты йолдыз тавына…


Ни көтә ул галәм асларында,

нинди максат җирдә терәге?

Тормыш дигән тауда – бөек, мәгърур –

балкып утыра

Гомер тирәге!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх