Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 28
I
«Иң беренче булып сәгать керде…»
ОглавлениеИң беренче булып сәгать керде,
вакыт керде безнең бусагадан.
Телен бордык. Сәгать йөреп китте,
үз исәбен башлап өр-яңадан
Сәгать йөреп китте. Хәерле юл!
Ул кереште төгәл үз эшенә.
Галәм хисапчысы! Синнән нинди
көмеш тияр минем өлешемә?
Кайчагында Җирне онытсам да,
җир сәгате, сине онытмадым.
Галәм хисапчысы! Санап бирче,
күпме синең яхшы минутларың,
күпме синең алтын минутларың!..
Ике угың, ике гашыйк сыман,
берсен берсе һаман табышып торсын,
сәгать саен бергә кавышып торсын;
ике угың икесе бер-бер артлы
бәхет ягына һаман авышып торсын!
Минутларны уклар сәгать итсен,
кирәк икән, берсен унга ярсын.
Үз юлында, сәгать укларыдай,
эшләребез һаман уңга барсын.
Вакыт – безнең кулда. Алып кердек
иптәш итеп, сәгать, бары сине.
Тик кешеләр генә ясый ала
телләреңнән бәхет каруселе.
Тик кешеләр әмере белән бит син
бәхет сәгатенә әйләнәсең.
Тормыш түгәрәк дип, ике угың
чабып йөри Кояш әйләнәсен!