Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 21

I
Саумы, кояш!

Оглавление

Таралды инде болытлар,

аязды һавалар.

Иделдә зәңгәр дулкыннар

ярларга кагалар:

«Саумы, кояш,

саумы, иртә,

исәнме!» – диләр.

Иркәли, иркәли җанны

ягымлы көйләр.

Күтәрдем ак пәрдәләрне,

карыйм ерак, ерак…

Яшь көннәрем, мәхәббәтем

кайтты миңа урап:

«Саумы, кояш,

саумы, иртә,

исәнме!» – диләр…

Иркәли, иркәли җанны

ягымлы көйләр.

Күзләрем карап туялмый

ямь-яшел кырларга.

Ак пароход гудоклары

чакыра юлларга:

«Саумы, кояш,

саумы, иртә,

исәнме!» – диләр…

Иркәли, иркәли җанны

ягымлы көйләр.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх