Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 9

I
«Идел-йортка килә яңгыр…»

Оглавление

Идел-йортка килә яңгыр –

тәрәзәгә шыбыр-шыбыр

нидер сөйли…

Тиздән, тиздән карлыгачлар килә диме,

көймәләрне көйлә диме –

пыялага шыбыр-шыбыр

нидер көйли…


Томанлы-яңгырлы киңлек!

Сулар шавы, кырлар тавышы

бу яңгырда.

Куя кебек җил аралаш ишетелеп

тургай тавышы, муллык тавышы

язгы җырда,

хәбәр килә уҗымнардан…


Идел-йортта яңгыр тора!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх