Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 20

I
Урак өсте

Оглавление

(Поэмадан өзек)

Күпме сукаладың, күпме чәчтең,

ниләр иктең, бала, бу дөньяда?

Вакыт җитте, килде урак өстең, –

кемнәр бүген күпме урып ала?


Игелекләрме иктең кырларыңа,

шатлыклармы тормыш юлларыңда,

гектарыннан күпме бәхет чыга? –

Ил карашы синең кулларыңда.


Ни төйисең тормыш олавына:

кибәк-кырлык, әллә алтын орлык?

Уңыш табын җәя, хакың бармы

шул табынга килеп утырырлык?


Утыру кая! Миең кайнар көннәр,

урак өсте бүген, урак өсте!

Кояш бүген утлы таба төсле –

Эссе! Эссе! Эссе!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх