Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 6

I
Автобиографиядән

Оглавление

Аяк чебиләнгән сазлы суда йөзеп,

күлмәк-ыштан белән

маймычларны сөзеп.


Зарым булса юган

бөдрә таллы инеш.

Дөнья миңа мәңге

аллы-гөлле, имеш!


Сабыйлыктан һаман

биек йөргән башны,

сиздермичә генә,

олы бүрек басты.


Басмаган шул башны

олы бүрек кенә –

киләм икән әле

дөнья күреп кенә!


Әйтте миңа Тормыш:

«Юлга вакыт», – диеп.

…Тирәкләрем калды,

моңсу башын иеп.


Калды миннән ерак

бөдрә таллы инеш.

Гомерем елгасының

башы шуннан, имеш.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх