Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 12
I
«Туган якка кайтып барам…»
ОглавлениеТуган якка кайтып барам
тыгыз җилләр астында,
күктә уйный керәшәләр.
Яшел иңкү тулып
чыңлый зәңгәр кыңгыраулар;
калкулыкта тирбәлешә рәшәләр.
Куаклыкта – төклетура!
Дегет чәчәкләре…
Кояш инде!
Карабодай чәчәләр…