Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 19

I
«Тын ярлар ишелә шаулап…»

Оглавление

Тын ярлар ишелә шаулап,

сискәнеп куя таллар.

Тик кичә генә сыман да,

еракта икән, томанда

кул изәп калган ярлар…

Сискәнеп куя таллар…


Тын ярлар ишелә шаулап,

тын ярлар тавышлана.

Чакырып үткән көннәрне,

исемен дәшеп кемнәрнеңдер

күңелләр сагышлана.


Тын ярлар тавышлана!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх