Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 16

I
«Яшел тауга яттым…»

Оглавление

Яшел тауга яттым – Җир кешесе, –

җитте донкихотлык итүләр!

Биредә – җәй, җирчә тормыш яме,

яшел тауда йөри көтүләр…


Ишелеп-ишелеп, җирдә үлән шаулый,

җиләк исе килә җилләрдән!

Ачкан гүя дөнья изүләрен,

җиләннәрен чишеп җибәргән!..


Көтүченең чыбыркысы монда

демагогның «хаклык!» сүзеннән

реальрәк яңгырый! – таудан тауга

яңгырап кайта

чыклы эзләрдән…


Шәһәрләрен ташлап чигендем мин,

чигенмәдем ләкин җырларда!..

…Баш очымда гына яшь чикерткә

сыза икән нинди кылларга?


Итәгендә аунап яшел тауның

ятам менә –

үткән елларда!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх