Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 7

I
Күгәрчен очып туймас көн

Оглавление

Күгәрчен очып туймас көн,

һич сулап туймас һава!

Мәйданнар буйлап килә Көн, –

беркем чик куймас аңа.


Көн керә тыныч өйләргә,

нурлары әле кыйгач.

Көндәгечә, соңламыйча

төшлеккә килә Кояш.


Көн белә ич үз вакытын,

өрсеннәр, янасыннар…

Өрсеннәр дә бу кояшны

сүндереп карасыннар!..


Туктатсыннар йә Җир шарын, –

ник гел алга бара ул?..

Йолдыз яңгырлары аша

үзенә юл яра ул!


Мәйданнар буйлап килә Көн,

максатын яхшы беләм:

күгәрчен очып туймас көн

расланды Кояш белән!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх